Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе Навальный штабы оештырган пикетка рөхсәт бирмәгән


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Казанда оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның президент кампаниясенә теләктәшлек белдереп уздырырга ниятләнгән пикетка Казан мэриясе рөхсәт бирмәгән. Башкарма комитетның Навальный штабы вәкилләре мөрәҗәгатенә җавабында ул көнне бөтен мәйданнарда да башка төрле чаралар уза дип белдерелгән.

Оппозиция вәкиле Навальныйның Казандагы штабы җитәкчесе Эльвира Дмитриева сүзләренчә, түрәләр 10 июньгә планлаштырылган чарага рөхсәт бирмәгән. Шәһәр башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин хатында Конфедерацияләр беренчеле вакытында җыеннар уздырырга рөхсәт ителгән барлык мәйданнарда да бу көнне башка чаралар оештырыла, дип язылган.

Варакин Навальный тарафдарларына "чараның көнен үзгәртергә" тәкъдим иткән.

Оппозиция вәкиленең Казандагы тарафдарлары пикет уздыру өчен Петров паркын, йә булмаса Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданны сораган булган. Чарада 15 кеше катнаша дип белдерелгән.

Май башында президент Владимир Путин Конфедерацияләр беренчелеге белән бәйле чикләүләр турында фәрман имзалады. Моңа ярашлы Казан башкарма комитеты митинглар һәм башка халык җыеннары уздыру өчен өч кенә урын бирү турында карар чыгарды. Митинглар ике сәгатьтән артыгракка сузылмаска һәм аларда катнашучылар саны 150дән артмаска тиеш.

Навальныйның Уфадагы штабының мөрәҗәгате исә өлешчә канәгатьләндерелгән. Оппозиция вәкилләренә чараны "Химик" мәдәният сарае янындагы мәйданда уздыру тәкъдим ителгән. Ә йөреш оештыруга рөхсәт бирелмәгән. Навальный тарафдарлары әлеге мәйданга ризалашкан.

XS
SM
MD
LG