Accessibility links

Казанда ир кеше полиция машинасыннан сикереп төшеп һәлак булган


Архив фотосы
Архив фотосы

Казанда машина эчендәге әйберләрне урларга тырышуда шикләнелүче ир кеше полиция машинасыннан сикереп төшеп һәлак булган. Бу хакта шаһитләр әйткән.

Ир кеше Mazda машинасы эчендәге әйберләрне урларга тырышуда шикләнелеп кулга алынган. "Казанский репортер" язуынча, ул машина тәрәзәсен ватарга җыенганда полиция килеп җиткән. Алар аны УАЗга утыртып полиция бүлегенә алып барганда ир кеше качарга тырышып машинадан сикергән һәм һәлак булган.

Әлеге хәл Танк боҗрасында була. Ир кешененең мәете күпмедер вакыт юлда яткан.

XS
SM
MD
LG