Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 10:12

Башкортстанда 12 июньдә каршылык чарасы оештыручылар полиция басымына зарлана


Башкортстанның берничә шәһәрендә 12 июньдә каршылык чаралары оештырырга җыенучыларга полиция басым ясый башлаган. Бу хакта теркәлмәгән Прогресс фиркасенең төбәк штабы башлыгы Лилия Чанышева белдерә.

Активист Лилия Чанышева "Коммерсант-Уфа" газетасына әйтүенчә, Навальный тарафдарларын полициягә сөйләшергә чакыралар. Аларга үзләренең сәяси карашаларын үзгәртергә кушыла.

Нефтекамада митинг оештырырга әзерләнүчеләрне экcтремизмга каршы көрәш үзәгенә чакырып, берничә сәгать тотканнар. Үзәк хезмәткәрләре активистлардан Дмитрий Медведев шәхсән аңа нинди зыян салды, дип сораганнар.

Ишембай шәһәрендә активистлар митингка рөхсәт сорап язган гаризаларын кире алырга мәҗбүр булганнар. Бер оештыручының туганы булган полиция хезмәткәренә басып башланган, дип сөйли Лилия Чанышева.

12 июньдә коррупциягә каршы митинглар Русиянең дистәләгән шәһәрендә узачак. Башкортстанда гаризалар Уфада, Стәрлетамакта, Салаватта, Ишембайда, Мәләвездә һәм Нефтекамада бирелгән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG