Мәхкәмә утырышлары арасында өч экспертиза уздырылды. Нәтиҗәдә циркны бу бинада эшләтергә ярамый дигән карар чыгарылды. "Бүген цирк бүлмәләре мөһерләп ябылган, кешеләргә керү чикләнгән, җәнлекләр Магнитогорски циркына күчерелгән", диелә прокуратура белдерүендә.
Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләренә караганда, бина бик искергән. 50 ел элек төзелгән цирк бинасының түбәсе җимерелергә мөммкин. Югары көчәнешле электр белән тәэмин итү корылмасына түбәдән су үтеп торган. Моннан тыш, циркта янгын турында хәбәр итү системы булмаган, янгынны автоматик рәвештә сүндерү системы да эшләми Цирк җитәкчелеге капиталь ремонт эшләрен оештырмаган һәм янгын иминлеген тәэмин итмәгән диләр прокуратурада.
Уфа дәүләт циркы бинасы 1968 елда ачылган. 2047 тамашачы сыйдырышлы бина Мәскәүнең "Гипротеатр" институты проектына нигезләнеп төзелгән.