Accessibility links

Кырым мәхкәмәсе Ахтем Чийгозны октябрьгә кадәр сак астында калдырды


Ахтем Чийгозны яклап урам чарасы, 2016 ел
Ахтем Чийгозны яклап урам чарасы, 2016 ел

Аннексияләнгән Кырымның Югары мәхкәмәсе Ахтем Чийгозны 8 октябрьгә кадәр сак астында калдырды.

Русия хакимияте тарафыннан тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Ахтем Чийгозны сак астында калдыру хөкемен озайту турында адвокат Николай Полозов хәбәр итә.

Узган сишәмбе Чийгозга авыру әнисе белән күрешергә рөхсәт ителгән иде. Аны яшерен рәвештә Акмәчеттәге тикшерү изоляторыннан Бакчарасайга алып килделәр һәм бераздан изоляторга кире кайтардылар.

Русия хакимиятләре Чийгозны 2014 елның 26 февралендә булган урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәүдә" гаепли. Ул чакта Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены уздырган иде. 27 февральгә каршы төндә Русия хәрбиләре Кырым Югары Радасы бинасын һәм башка хакимият биналарын басып алды.

2016 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Ахтем Чийгозны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG