Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ширкәте Казанда нанокомпозит җитештерү корылмасын ачты


Корылманың ачылыш тантансында
Корылманың ачылыш тантансында

Advenira Enterprises Inc ширкәте дүшәмбе Казанның "Химград" технополисында металл әйберләрне коррозиядән саклау өчен нанокомпозитлы эремә чыгару корылмасы ачты.

Корылма ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Роснанотех" җәмгыяте идарәсе рәисе Анатолий Чубайс катнашты.

Проектны булдыручылар белдерүенчә, беренче елны җитештерәләчәк продукция елына 30 мең литрдан да ким булмаячак һәм ул алга таба 300 мең литрга җитәргә тиеш.

"Әле күптән түгел генә Америка Кушма Штатларына эшлекле сәфәр вакытында бу проект белән танышкан идек. Яңа яхшы сыйфатлы нанокомпозитлы эремәләр коррозиядән саклый. Әлеге проект ярдәмендә яңа мөмкинлекләргә ия булачакбыз", диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, әлеге эремәне төрле өлкәләрдә: көймә төзелешеннән башлап һәйкәлләр җитештерүгә кадәр кулланып булачак.

Беренче этапта корылмага 50 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителәчәк. Икенче этапта 70 млн сум акча салыначак. Барлыгы 35 кешегә эш урыны барлыкка киләчәк.

Advenira Enterprises, Inc. ширкәтенә 2010 елда Силикон үзәнендә Русия белгечләре төркеме тарафыннан нигез салынган. Ул "Роснано"ның портфель ширкәте булып тора.

XS
SM
MD
LG