Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа комиссиясе Google ширкәтенә $2,7 млрд штраф салды


Штраф эзләү нәтиҗәләрендә Google Shopping хезмәте таварларына өстенлек биргән өчен салынган.

Европа комиссиясе АКШның Google ширкәтенә караган Alphabet ширкәтенә 2,4 млрд евро ($2,7 млрд) штраф салды.

Тикшерү эше җиде ел барган. Шикаять белән Google көндәшләре мөрәҗәгать иткән. Алар арасында TripAdvisor, FairSearch, News Corp, Yelp ширкәтләре бар. Европа комиссиясе белдерүендә әйтелүенчә, Google аша эзләү нәтиҗәләрендә Google Shopping хезмәте тауарларына һәм хезмәтләренә өстенлек бирелгән.

​Карарга ярашлы, Alphabet 90 көн эчендә проблемны хәл итәргә тиеш. Моннан тыш, Google мәсьәләне чишү юллары турында да хәбәр итәргә тиеш булачак.

Google гаепләүләрне танымый. Ширкәт вәкилләре сүзләренчә, эзләү нәтиҗәләре кулланучыга уңайлы итеп бирелә, дип яза Guardian.

Әлеге яңалыктан соң Цюрихтагы сәүдә мәйданында Alphabet хиссәләренең бәяләре сишәмбе 2,2 процентка, Нью-Йоркта 1,3 процентка төште.

XS
SM
MD
LG