Програмга ярашлы, төбәк ширкәтләренә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белгечләре чакырылачак, дип яза "Ведомости". Аларның эшен казнадан түләү планлаштырыла. Проектта катнашу өчен керемнәре 30 млрд сумнан артмаган "уртача" ширкәтләрне сайлап алмакчылар. Беренче этапта - 2017 елда програмда биш төбәк катнашыр дип фаразлана. 2018-2019 елларда - унышар төбәк сайланачак.
Програмның икенче өлеше эшсез калган хезмәткәрләргә ярдәм итү чараларына багышлана. Проект бюджетының иң күп өлеше шуңа китәчәк, диелә. Эшсез калучыларны эшкә алган ширкәтләргә салым түләүдә ташламалар булачак, дип вәгъдә ителә.
Җиде ел эчендә хезмәт җитештерүчәнлеген 1,5 тапкырга арттыру турында 2012 елда Владимир Путин сөйләгән иде. Мондый реформалар үткәрүнең кирәклеге турында Дөнья банкы белгечләре дә әйтеп килде.