Accessibility links

Киев мәхкәмәсе дәүләткә хыянәттә гаепләнүче Янукович эшен үзеннән башка карый


Мәхкәмә утырышы
Мәхкәмә утырышы

Киевның Оболонь районы мәхкәмәсе пәнҗешәмбе Украинаның элекке президенты Виктор Янукович эшен үзеннән башка карый башлады. Ул дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнә.

Гаепләнүченең Киев мәхкәмәсенә килмәве һәм видеоконференция аша элемтәгә чыкмавы аркасында шулай карар кабул ителде.

Януковчиның адвокаты әлеге карарны шикаять итәргә җыенуы турында белдерә. Яклау ягы сүзләренчә, элекке президент Украинага гомеренә куркыныч янау сәбәпле килми.

Украина хәрби прокуроры Руслан Кравченко элегрәк Янукович мәхкәмә утырышларында катнашудан махсус баш тарта, дип белдергән иде. Элекке ил башлыгының адвокаты сүзләренчә, Украина юстиция министрлыгы Русиягә рәсми сорау җибәргән очракта гына Янукович Дондагы Ростов мәхкәмәсеннән видеоконференция аша утырышта катнашачак.

Украинаның Русиягә качкан элекке президенты Виктор Янукович "дәүләткә хыянәт итүдә", "Украинаның бербөтенлегенә һәм бәйсезлегенә каршы килүдә" һәм "агрессив сугыш алып баруда" гаепләнә.

Төп дәлил - 2014 елның мартында Русия Федерация шурасына һәм Путин идарәсенә җибәргән хатының фотокүчермәсе. Хатта Янукович Украина җирлегенә гаскәр кертергә чакыра.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG