Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:08

28-29 июнь Страсбургта Европа шурасының Парламент ассамблеясында Кырымга багышланган чара кыссаларында кырымтатар көннәре узды. Әлеге чара кысаларында Кырым, сәяси тоткыннар белән бәйле тыңлаулар да үтте.

Кырымтатарларның тарихи-мәдәни мирасына багышланган күргәзмә ачылышында Украина президентының кырымтатар мәсьәләләре өчен җаваплы вәкәләтле вәкиле Мостафа Җәмилев тә катнашты.

Чакырылган кунаклар арасында – Парламент ассамблеясындагы төрле илләрнең делегацияләре, мәхкәмәләр вәкилләре, Европа кеше хокуклары шурасы, Европа шурасы җитәкчелеге, Европа шурасының дипломатик корпусы вәкилләре, аннексияләнгән Кырымда кулга алынган кырымтатарларның адвокатлары, Украина кеше хокукларын яклаучылары, халыкара оешмалар вәкилләре.

Европа шурасының Парламент ассамблеясы бинасы
Европа шурасының Парламент ассамблеясы бинасы

Мостафа Җәмилев күргәзмә ачылышында ясаган чыгышында 1944 елгы геноцид вакытында кырымтатарларның мәдәни мирасы юк ителде диде. "Бу мәдәни геноцид мәсьәләсе иде. Геноцид вакытында юк ителгән мәдәни мирасны Совет берлеге таркалганнан соң яңадан торгызу өчен халык бар көчен куйды", диде ул.

Күргәзмәдә кырымтатар мәдәнияте, сәнгате үрнәкләре, тарихи фотолар, истәләкле әйберләр такдим ителде.

Кырымдагы вазгыятькә багышланган тыңлауларда
Кырымдагы вазгыятькә багышланган тыңлауларда

Парламент ассамблеясында Кырым, сәяси тоткыннар белән бәйле тыңлаулар үтте. Мостафа Җәмилев, адвокат Николай Полозов, Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозның җәмәгате Эльмира Аблялимова Парламент ассамблеясы депутатларына Кырымда кеше хокуклары бозылу, Кырым мәхкәмәләрендә кырымтатарларны хөкем итүләр, Русия хакимиятләренең кырымтатарларга карата репрессияләре хакында сөйләде.

Адвокат Николай Полозов украин сәяси тоткыннары мәсьәләсендә Европа институтларының пассивлыгы Кремльнең репрессияләрне дәвам итү теләген арттыра диде. 26 февраль митингына бәйле ачылган җинаять эше нигезендә кулга алынган һәм хөкем ителүче Ахтем Чийгозны азат итү өчен кичекмәстән гамәлләр кылырга, аның эше турында резолюция чыгарырга чакырды Полозов.

Николай Полозов
Николай Полозов

"Ике ярым ел барган мәхкәмә утырышларында Ахтем Чийгозның гаебен раслаучы дәлилләр китерелмәде, сорау алулар аша үткән 200 шаһиттән бары берсе генә аның гаепле булуы турында сөйләде. Соңгы бер ел дәвамында Чийгозның хокукларын бозып аны хәтта мәхкәмәгә дә китермиләр. Ул гаепсез кеше, ул башка украин тоткыннары кебек тоткын булып кала. Аларны коткарырга кирәк", дип чыгыш ясады адвокат.

Эльмира Аблялимова
Эльмира Аблялимова

Чийгозның җәмәгате Эльмира Аблялимова да Кырымдагы хәлләр, ирен хөкем итү эше хакында сөйләде. Ул Европа халыкларының Чийгозны иреккә чыгарырга ярдәм итәчәгнә ышануын белдерде. 17 июньдә Аблялимова үзенең гомеренә Кырымда куркыныч яный дип исәпләвен белдергән иде.

Кырым көннәре Страсбургта Кырымтатар Мәҗлесе, "Возрождение", USAID ярдәмендә Парламент ассамблеясының вице-президенты, Мостафа Җәмилевнең ярдәмчәсе, Украина Югары Радасы депутаты, хокук яклаучы Георгий Логвинский тарафыннан оештырылды.

Украинаның Парламент ассамблеясындагы рәсми вәкиле Дмитрий Кулеба бу арт-проект күңелдә сигналны тагын да көчәйтә дип язды.

Георгий Логвинский исә, Украина һәм Кырым мәсәләсе Парламент ассамблеясының көн тәртибеннән төшмәсен өчен, Украина делегациясе кулыннан килгән бөтен нәрсәне эшләячәк диде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG