Accessibility links

җомга, 28 июль 2017, Казан вакыты 09:53

Химик корал тыю оешмасы: Сүриянең Хан-Шейхун шәһәрендә апрельдә зарин кулланылган


Сүриядә химик корал кулланудан зыян күргән бала

Химик корал тыю оешмасы Сүриянең Хан-Шейхун шәһәрендә апрель башында зарин яки аңа охшаш химик корал кулланылу турында белдерде.

Белгечләр Хан-Шейхунда яшәүчеләрнең күпчелеге нерв-паралитик газ кулланудан зыян күргән дигән нәтиҗә чыгарды. Хәзер исә БМО һәм Химик корал тыю оешмасы коралны кем кулланганын ачыклау өчен бергә тикшерү уздырачак.

Сугышчылар контролендә булган Хан-Шәйхун шәһәрендә 4 апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана. Хокук яклау оешмалары мәгълүматына караганда, әлеге һөҗүм корбаннары саны 80нән арткан. Al ​Jazeera телеканалы һәм Төркиянең Anadolu агентлыгы һәлак булучылар саны 100дән артык дип язды.

Рәсми Вашингтон химик һөҗүм өчен җаваплылыкны Асад режимына йөкләде.

Рәсми Димәшк гаепләүләрне кире какты, Сүрия хәрбиләре беркайчан да химик корал кулланмады һәм "киләчәктә дә кулланмаячак", дип җавап бирде.

7 апрель Кушма Штатлар Сүрия гаскәренең Хомс вилаятендәге Шәйрат хәрби-һава базасына һөҗүм итте. Һөҗүм АКШ президенты Дональд Трамп фәрманы белән Идлиб вилаятендә химик корал кулланылуга җавап итеп башкарылган диелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG