Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда мөселман яшьләре җыены узачак


2013 елгы җыен фотосы
2013 елгы җыен фотосы

15-22 июль көннәрендә Татарстанның Болгар шәһәрендә “IV мөселман яшьләре форумы” уза. Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган яшьләр Болгар җирендә чатыр аланы корып яшәячәк.

Җыенда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән, Ханты-Манси автономия өлкәсеннән, Пенза, Чиләбе, Мәскәү шәһәрләреннән, Кырымнан 150 яшь мөселман катнашачак.

Форум төрле төбәкләрдәге мөселман яшьләрен берләштерү һәм аларга аралашырга мөмкинлек тудыру өчен уздырыла. Чарада катнашкан мөселман оешмалары активистлары үзара тәҗрибә уртаклашып, үз эшчәнлекләрен тагын да җанландырып җибәрер, дип ышана оештыручылар.

Ислам дине нигезләрен тирәнрәк өйрәтүче дәресләр һәм лекцияләрдән тыш, җыен кысаларында белем дәрәҗәсенә һәм зирәклеккә уеннар, спорт ярышлары, квестлар узачак. Быелгы яшьләр форумы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлегенә багышлана. Татарстанның Диния назәрәте оештырган бу чарага – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туры токымы булган Габдрәхим Ләкрим һәм Габдерразак Сәгъдиләр киләчәк. Кунаклар яшьләр алдында лекцияләр белән чыгыш ясап, алар белән әңгәмә корып, сорауларына җавап бирәчәк.

Моңа кадәр Мөселман яшьләре көннәрен “Идел” яшьләр үзәге оештыра иде. Берничә ел элек ул мөфтият карамагына күчте.

XS
SM
MD
LG