Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:34

Чит ил инвесторлары февраль ахырыннан башлап Русия хиссәләреннән 1 млрд 600 млн доллар алып чыккан. Бу соңгы өч ел ярым эчендә иң зур сан.

Шул ук вакытта башка үсеш алган илләр активларына инвестицияләр арткан, дип яза Коммерсант Emerging Portfolio Fund Research мәгълүматына сылтанып. 26 июньнән 2 июльгә кадәр генә дә әлеге илләрнең фондлары ике млрд доллар җәлеп иткән, ә дүрт ай эчендә - 28 млрд доллар тирәсе.

Инвесторларның китүе Русия белән АКШның якынаюы өметләренең акланмавы, нефть бәяләренең төшүе һәм Роснефть һәм АФК "Система" арасындагы низагның киеренкелеге белән бәйле, дип яза газета.

Фонд базарлары вәкилләре сүзләренчә, Русия фондларының активларын сату дәвам итәргә мөмкин. Июльдә америка Конгрессының вәкилләр пулаты Русиягә карата яңа чикләүләр карый башлар дип фаразлана. Сенат бу чикләүләрне хуплады. Алар Русия хакимиятенең Украинадагы һәм Сүриядәге гамәлләре, АКШ президенты сайлавындагы киберһөҗүмнәр өчен җавап буларак кертелә, диелә.

XS
SM
MD
LG