Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Европага газ җибәрүне арттырып, Русия йогынтысын киметергә җыена


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Америкадагы сыекландырган табигый газ тупланмаларын сәяси корал буларак куланырга җыена. Моның белән Трамп Европа илләренең Русиядән бәйлелеген киметергә тели.

АКШ Америка ширкәтләренә Европага сыекландырылган газ сатуны гадиләштерергә җыена. Reuters хәбәренчә, Трамп бу хакта Варшауда 6 июльдә "Өч диңгез" саммитында Зур егермелек очрашуы алдыннан белдерергә җыена.

"Өч диңгез" төркеме Әдрән диңгез, Балтыйк һәм Кара диңгезләр арасында урнашкан 12 европа иленнән тора. Алар арасында Польша, Австрия, Маҗарстан, Латвия һәм Эстония дә бар. Саммитның төп темасы - Европада Русия проектларына "энергетик альтернатив" булдыру.

НАТО вәкиле Джеймс Джонс Америка сыекландырылган газны Европага җибәрүне арттыру төбәктә Русиянең йогынтын киметер, дип саный. Аның сүзләренчә, Русия энергияне "корал яки басым чарасы" буларак куллана. Трампның әлеге башлангычын Республикан фиркасе вәкилләре дә хуплый.

Европа берлеге табигый газның өчтән бер өлешен Русиядән ала. Кайбер илләрдә Русия газы гомум күләмнең 75 процентка кадәр җитә.

XS
SM
MD
LG