Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең өчтән бере эчке сәясәтне кырыслату яклы


Русияләрнең өчтән бер өлеше булачак президент бүгенгегә караганда кырысрак сәясәт алып баырга тиеш, дип саный. Бу хакта Левада үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә сылтанып, "Ведомости" хәбәр итә.

Респондентларның 40 процентын хәзерге вазгыять канәгатьләндерә һәм бары тик 12 проценты гына эчке сәясәтне либералальләштерергә кирәк дип уйлый.

Сораштыруда катнашучыларның 19 проценты тышкы сәясәттә Көнбатышка каршы торуны көчәйтергә, ә яртысыннан күбрәге бүгенге мөнәсәбәтне сакларга кирәк дип белдергән. Каршылыкны йомшартуны яклап, респондентларның 13 проценты чыгыш ясаган.

Шул ук вакытта русияләрнең өчтән ике өлеше, ягъни 66 проценты, 2018 елгы сайлаудан соң президент итеп Владимир Путинны, 18 проценты - башка кешене күрергә тели.

Русиядә президент сайлау 2018 елның 18 мартында узачак. Киләсе сайлауда намзәт буларак чыгу турында сорауга Путин анык кына җавап бирми.

XS
SM
MD
LG