Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:31

Американнарның 36 проценты гына Дональд Трампның АКШ президенты вазифасындагы эшчәнлеген уңай бәяли. The Washington Post һәм ABC News телеканалы уздырган сораштыру шуны күрсәтә.

Ил белән идарә итүнең беренче ярты елында президентның мондый түбән рейтингы Америкада 70 ел эчендә беренче тапкыр теркәлгән. Шул ук вакытта Трампның антирейтингы апрельдән биш дәрәҗәгә күтәрелеп, 58 процентка җиткән. Респондентларның 48 проценты үзләрен Трампны "кискен тәнкыйть итүчеләр" рәтенә кертә.

Анкетадагы "Дональд Трампның улына һәм киявенә былтыр сайлау алды кампаниясе барышында Русия юристы Наталья Весельницкая белән очрашу этик нормаларга сыешлымы" дигән сорауга американнарның 26 проценты гына уңай җавап биргән, 63 проценты кампа-каршы фикердә торуын белдергән.

Фикер алуда катнашучыларның 41 проценты Трампның ярдәмчеләре, белә торып, Русиянең сайлау кампаниясенә тыкшынуына ярдәм итте, дип саный. 44 проценты Кремльнең актив гамәлләре намзәткә сизелерлек файда китерде, дип уйлый.

Владимир Путин белән сөйләшүләр алып баручы сыйфатында Трампка американнарның 19 проценты ышаныч белдерә, 48 проценты үз президентлары Путинга тиң түгел, дип саный.

XS
SM
MD
LG