Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ведомости": Газпром дәшми генә "Төркия агымы"ның икенче юлын төзи башлаган


Торба салучы кораб
Торба салучы кораб

Газпром "Төркия агымы"ның икенче юлын Европа һәм Төркия белән тиешле килешүләрсез генә төзи башлаган. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Ведомости" яза.

Басма мәгълүматына караганда, Кара диңгез төбенә 20-25 чакрым озынлыкта торба сузылган. Эшләрне Швейцариянең Allseas ширкәте корабы башкара. Тагын өч йөк корабы торбалар ташып тора, диелә.

Элгәре газүткәргечнең бер генә юлы булачак, дип хәбәр ителгән иде. 10 июльдә Русия энергетика министры Александр Новак сөйләвенчә, Кара диңгез төбенә 50 чакрым газүткәргеч салыначак. Төркия әле үзенең җирлегендә газүткәргечләрнең чыгу урыннарын билгеләмәде, ләкин якын араларда билгеләячәк, дип белдергән иде Новак.

Американың яңа чикләүләр кертү мөмкинлеге Газпромны газүткәргеч төзүне тизләтергә мәҗбүр итә. Русиянең торбаларны су төбенә салу технологияләре юк, ул аларны чит илдән сатып ала.

"Төркия агымы" проекты ике газүткәргеч төзүне күз уңында тота. Беренче юлдан газ Төркия базарына кертеләчәк, ә икенчесе Европа өчен транзит буларак кулланылачак. Проект 2019 елның декабрендә тәмамланырга тиеш.

XS
SM
MD
LG