Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Садри Максуди бердәм һәм бүленмәс милләт шигареннән чыгып эш йөрткән"


Садри Максуди (уртада)
Садри Максуди (уртада)

Нәкъ 100 ел элек Казанда эчке Русия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә. Азатлык ул чордагы вакыйгаларны искә төшерергә һәм бу чараның әһәмиятен ачыкларга тәкъдим итә.

1917 елның 22 июлендә (яңача 4 август) Русиядәге төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителү белән берәттән, Русия мөселманнары хәрәкәте лидерларыннан берсе булган Садри Максуди җитәкчелегендә мохтариятнең нигезен булдыру максатыннан комиссия дә корыла.

Тарихчы, галим Надир Дәүләтнең "Милләт белән совет арасында" исемле китабында язылганча, комиссия бераз соңрак Уфага күчерелә. Анда ул җиде мең яугирдән торган гаскәр тарафыннан тантаналы рәвештә каршы алына. Иң беренче эш итеп комиссия сайлау кагыйдәләрен билгели. Шуннан соң сайланган мохтарият һәйәте рәисе урынына шулай ук сайлау юлы белән Садри Максуди куела.

Профессор Айдар Хәбетдинов сүзләренчә, милли-мәдәни мохтариятне игълан иткәндә иң зур рольне Садри Максуди алып тора.

– Айдар әфәнде, милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе булып сайланган Садри Максуди иң нык нәрсәне тормышка ашырырга тели?

– Садри Максудинең формуласы – Русиядәге төрки-мөселманнарны берләштерүдән гыйбәрәт була. Русиядә ул вакытта мөселманнар халыкның якынча 15%ын тәшкил итә. Кызганыч, Русия мөселманнарының бердәмлеге барып чыкмый һәм хәзерге вакыттагы кебек төрле процесслар башлана.

– Сезнеңчә, Максуди милләтнең киләчәген ничек күзаллый?

– Садри Максуди, үз парламенты, хөкүмәте булмаса, милләтнең киләчәгенең булмаячагын, аның таркалачагын бик яхшы аңлый һәм ул: "Бердәм һәм бүленмәс милләт яисә милләтнең үлеме" дигән шигардән чыгып эш йөртә.

– Милли-мәдәни мохтариятнең идарә урыны итеп Казан түгел, ә Уфа буларак игълан ителә. Моның билгеле сәбәпләре бармы?

Әйе, милли-мәдәни мохтарият Казанда игълан ителсә дә, аның идарә урыны итеп Уфа шәһәре билгеләнә. Чөнки Казан губернасында ул вакытта 30 % кына татар яши, ә Уфа губернасында исә мөселманнар 50% тан артык була.

Айдар Хәбетдинов
Айдар Хәбетдинов

Икенчедән, ул вакытта Казан транспорт ягыннан начар вазгыятьтә санала. Уфадан исә тимер юлы транзиты һәм су транспорты алга киткән була. Өченчедән Уфа диния нәзарәте урнашкан мәркәз булганга күрә кеше анда барырга ияләшкән була.

– Айдар әфәнде милли-мәдәни мохтарият ни өчен бик кыска гомерле була?

– Моның төп сәбәбе – большевикларның үз территориясендә кызыл диктатураны оештыруы һәм әлеге диктатураның үзенә буйсынмаган кешеләргә каршы көрәш башлатуында тора.

– Милли-мәдәни мохтариятнең төп максаты нидән гыйбәрәт була?

– Милли-мәдәни мохтариятнең сәяси максаты булмый. Аның максаты –татар милләтен алдынгы дәрәҗәгә күтәрү һәм милләтнең бердәмлеген саклау була.

– Мохтарият куйган үз максатларына ирешә алганмы?

– Милли мәдәни мохтарият сәяси яктан үз максатларына ирешә алмады. Чөнки мохтариятнең максаты – федератив Русиядә парламент җөмһүриятен кору иде.

– Бу көннәрдә милли-мәдәни мохтариятнең корылуына 100 ел тулса да, бу вакыйга Татарстан хөкүмәте тарафыннан әлләни телгә алынмый. Моның ничек аңларга?

– Чөнки хәзерге Татарстан республикасы турыдан-туры милли-мәдәни мохтарият белән бәйле түгел. Шуңа күрә дә мохтарият корылуга 100 ел тулу вакыйгасы Татарстанда әлләни телгә алынмый. Татарстан җөмһөрияте – туфраклы мохтарият, ә без сөйләшкәне милли-мәдәни мохтарият була. Минемчә, бу хөрмәттән зур юбилейлар уздырырга кирәкми, әмма яшьләргә нәрсәнең нәрсә икәнен аңлатырга кирәк.

Казанда Садри Максудины искә алдылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00

Милли-мәдәни мохтарият корылуга 100 ел тулган көннәрдә, 23 июльдә бу мохтариятнең беренче җитәкчесе, сәясәтче һәм галим Садри Максуди тууына 139 ел тулды.

Бу уңайдан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары һәм Максуди эшчәнлеге белән таныш казанлылар 23 июль кичендә Казанның "Истанбул" паркында Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салып галим, сәясәтче Садри Максудине искә алды.

Максуди шушы ук көнне төрек милләтчеләре тарафыннан Истанбулның Зинҗирликую зиратындагы кабере янында да догалар укып искә алынды.

XS
SM
MD
LG