Тикшерүче мәхкәмәгә килмәгән, ләкин ул Улюкаевның эшен баш прокуратурага тапшырылуы турында хат җибәргән, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Шулай ук Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Улюкаевның йорт сагында калуын озайтуны кануни дип таныды. "Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырырга, адвокатның шикаятен - канәгатьләндермәскә", диде хөкемдар. 13 июльдә Басман мәхкәмәсе Улюкаевны 15 августка кадәр йорт сагында калдыру турында карар чыгарган иде.
Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды. Мәхкәмә аны йорт сагында тоту турында карар чыгарды. Шуннан соң президент Путин Улюкаевны эшеннән алды.