Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:22

Тумышы белән Казаннан булган Вена операсы солисты Аида Гарифуллина ECHO Klassik 2017 халыкара музыкаль бүләк лауреаты булды. Бу хакта премиянең сайтында белдерелә.

Аида Гарифуллина бүләкне маэстро Корнелиус Майстер җитәкчелегендәге Вена радиосының симфоник оркестры катнашлыгында яздырылган опера арияләре җыентыгы өчен ала диелә.

Быелгы бәйгедә 22 категориядә 45 бүләк каралган. Җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү 29 октябрь Һамбургның Elbphilharmonie концертлар залында оештырылачак.

Февраль башында Аиданың Decca Classics тавыш яздыру ширкәте белән бергә әзерләгән дискы сатуга чыккан иде. Әлеге дискта Чайковский, Римский-Корсаков, Рахманинов әсәрләре белән бергә татар халкының "Әллүки"е дә бар.

Белешмә. 1987 елда Казанда туган Аида Гарифуллина бүген Вена операсы солисты. 2015 елда ул Русиянең беренче музыка бүләгенә ия була. 2013 елда Веронада Пласидо Доминго канаты астындагы опера җырчыларының халыкара бәйгесендә (Operalia-2013) беренче бүләкне яулый.

2005 елда Аида Казан мэры грантына Германиянең Нюренберг югары музыка мәктәбенә укырга керә. 2007 елда Венаның музыка һәм башкару сәнгате университетында белем алуын дәвам итә.

Шарль Гуноның "Ромео һәм Джульетта" операсыннан Джульетта ариясе Аиданың визит карточкасы булып тора. Аннан да кала ул Пуччининың "Богема" әсәреннән Мюзетта, Вердиның "Риголетто" операсында Джильда, Моцартның "Серле флейта"сында Памина, "Дон Жуан"да Церлина, "Фигаро туе"нда Сюзанна, Проковьевның "Сугыш һәм солых" операсында Наташа Ростова арияләрен һәм башка әсәрләрне дә башкара.

XS
SM
MD
LG