Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 22:50

Казан хакимияте Навальный тарафдарларына пикет уздырырга беренче тапкыр рөхсәт бирде


Алексей Навальный

Казан башкарма комитеты 3 августтан 11 августка кадәр Навальный тарафдаларына пикет уздырырга рөхсәт бирде. Пикетлар Ленин исемендәге мәдәният йорты каршында узачак.

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казан штабы башлыгы Эльвира Дмитриева белдерүенчә, пикетларның максаты - халыкны Навальныйның иҗтимагый эшчәнлеге һәм Коррупциягә каршы көрәш фондының тикшерүләре белән таныштыру.

Навальный тарафдалары пикет уздыруны сорап, 27 июль мөрәҗәгать иткән булган. Гаризада Бауман урамы башындагы сәгать яны соралган. 31 июль Казан башкарма комитетының идарә җитәкчесе Евгений Варкин, бу урында башка чара планлаштырылган дип, активистларга Ленин исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданны тәкъдим иткән. Навальный тарафдалары моңа ризалашкан.

Элегрәк Казан җитәкчелеге төрле сәбәпләр табып, Навальный тарафдарлары чараларына рөхсәт бирми килде. Соңгы биш ай эчендә башкарма комитет 12 июньдә узган коррупциягә каршы митингны гына килештерде. Анысын да Юдино бистәсендә иртәнге сәгать җидедә уздырырга мәҗбүр булдылар.

XS
SM
MD
LG