Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 01:44

Төркиянең Анталия шәһәренә килүче русияләр саны ел башыннан ике миллионнан артып киткән


Анталия курорты

Июль аенда Төркиянең Анталия шәһәренә 684 мең русияле килгән. 2017 елның гыйнварыннан июленә кадәр Анталия һава аланына очып килгән Русия туристлары саны ике миллионнан артып киткән.

Гомум туристлар агымында русияләр өлеше 38,5 процент тәшкил итә, дип яза "Ведомости". Төркиягә килүче туристларның 16 проценты алманнар, 8,1 проценты украиннар.

2016 елда Төркиягә Русиядән 15,5 мең, 2015тә - 567,7 мең, 2014тә - 674,6 мең турист килгән булган.

Русия туроператорлары берлеге мәгълүматына караганда, 2017 елда Төркиягә 1,7 миллион Русия кешесе барган. Аларның 1,3 миллионы Анталия курортларында ял иткән.

Берлек санап чыгаруынча, июнь аенда гына да Төркиягә 764 мең русияле барган. Русия туристлары арасында Төркия беренче урында тора. Аннары Греция, Кипр, Испания, Болгария, Черногория, Тунис һәм Италия килә.

Казан һава аланыннан да Анталиягә чартер рейслары артты. Күпләр "Төркиядә ял итеп булганда Кырым белән Сочи читтә торсын" дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG