Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Пензага авиаочышлар ачыла


Казан һава аланы
Казан һава аланы

15 августта "Оренбуржье" һава ширкәте Казаннан Пензага авиаочышлар ача.

Очышлар атнага биш тапкыр: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбедә булачак. Бу хакта "Казан" халыкара һава аланының матбугат хезмәте җиткерә.

Билетлар инде бүгеннән үк сатуга чыккан. Очыш җәдвәле һәм башка мәгълүматлар белән юлчылар ташучы оешманың рәсми сайтында танышып була.

22 июльдә иң зур татар авылы, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән Сабантуйны бәйрәм итте. Татарның төп милли бәйрәменә Татарстан президенты белән Пенза өлкәсе губернаторы да килде.

XS
SM
MD
LG