Гаепләнүчеләр барлыгы 68 ел төрмә җәзасына хөкем ителде.
5 апрель Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашкан дип гаепләнелүчеләргә хөкем карары укылды. Мәхкәмәдә 25 яшьлек Айрат Шакировны 18 елга, 28 яшьлек Райнур Ибатуллин белән Наил Юнысовны 17шәр елга, 30 яшьлек Арслан Сәлимҗановны 16 елга кырыс шартлы колониядә ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Хөкем карарына күрә, алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашкан дип санала.
"Мемориал" хокук яклау үзәге әлеге кешеләрне сәяси тоткын дип атады.