Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске татар бистәсе төзекләндерү сәбәпле, "Печән базары" быел Черек күлдә оештырыла


Былтыргы Печән базарында
Былтыргы Печән базарында

Соңгы елларда Иске татар бистәсендә уздырылган "Печән базары" фестивале быел Черек күл паркында оештырылачак. Моны бистәдә төзекләндерү эшләре алып барылу белән аңлаттылар.

Иске татар бистәсендә төзекләндерү эшләре алып барылганлыктан, фестивальнең урыны үзгәртелде, быел ул Черек күл паркында булачак, диде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Паркта моңа кадәр берничә зур чара уздырылды, анда шартлар тудырылган, ди Тәбрис Яруллин. Ул шулай ук Иске татар бистәсен, Кабан күле буен онытмауларын, киләчәктә шунда оештырачакларын да әйтте.

Фестиваль 19 августта берничә мәйданчыкта узачак. Бер мәйданчыкта дизайнерлар үз эшләнмәләрен сатачак. Быел дизайнерлар саны 100гә якын.

Икенче мәйданчыкта аш-су сату оештырылачак. Башка елларны кафе һәм кофейнялар гына килсә, быел теләсә кем өйдән пешереп ризыкалар алып килә ала. "Ат итеннән шашлык һәм казылык, пәрәмәч, бәлеш һәм чын эре төшле чәкчәк, Мари кырларында җыелган үләннәрдән чәй - боларның барысын да моңарчы өйдә генә пешереп ятучылар алып килеп сатачаклар", ди оештыручылар. Алдан язылып, һәркем үзе пешергән ризык алып килеп, сата ала.

Шушында ук талкыш-каләвә ясарга өйрәтәчәкләр, вегетариан татар ризыклары турында лекция укыячаклар. "Түбәтәй" һәм "Еда татар" аш-су челтәрләре уникаль рецептлары белән бүлешәчәк, дип вәгъдә ителә.

Өченче мәйдан - Уку паркы. Анда Шигъри бүлмә оештырылачак, лекцияләр укылачак. 100 ел элек хатын-кызларга караш, татар байлары һәм федерализм турында сөяләчәкләр, ди оештыручылар.

Тагын бер яңалык - фестивальдә Нигина Әхмәдуллина биергә өйрәтәчәк.

Моннан тыш, ачык экскурсияләр дә була. Сабыйлар өчен аерым програм әзерләнәчәк.

XS
SM
MD
LG