Испания дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Рамбла бульварында машина кешеләр өстенә менү нәтиҗәсендә кимендә 13 кеше һәлак булган һәм дистәләрчә кеше яраланган.
Барселона полициясе микроавтобусның туристлар тулы җирдә кешеләрне таптатуы террор гамәле буларак бәяләнә дип белдерде. Машина йөртүче качып киткән, аны эзлиләр. Каталония мәйданы камап алынган.
Фаҗига булган урында метро ябылган, җәмәгать транспорты йөреше вакытлыча туктатылган.