Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:39

Янгын сүндерүчеләр утны бары тик 18 сәгатьтән соң гына сүндерә алган. Җирле халык аларга йортларын сатмау очрагында янгын белән янаулар булганын сөйли.

21 август, көндез Ростов-Дон шәһәренең тарихи үзәгендә башланган көчле янгын бары 22 август иртәсендә сүндерелгән. Эсселек һәм көчле җил сәбәпле ут күрше биналарга тиз таралган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Көньяк бүлге үзәгендә 18 сәгать дәвам иткән янгын иртәнге җидедә генә сүндерелде, дип белдерелде.

Янгын урынында су сибү дәвам итә, территорияне чистарту бара. Янгын мәйданы 10 мең дүрткел метр тәшкил итә, янгын сүндерү эшләрендә ике меңләп кеше катнашкан.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев сүзләренчә, янгыннан 120 бина, шул исәптән 98 торак йорт зыян күргән. Медицина ярдәмен сорап 58 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның тугызы хастаханәгә озатылган.

Янгын сәбәпле җинаять эше кузгатылган. Җирле халык сүзләренчә, аларны йортларын сатырга күндерергә маташканнар, сатмау очрагында, барысы да яндылачак дип янаганнар.

XS
SM
MD
LG