Рябков сүзләренчә, "Вашингтон элекке тырмага баса, безнең өчен чикләүләр теле кабул ителмәслек хәл". Министр урынбасары "американ коллегаларының чикләүләрнең перспективасы булмавын аңлауга өметләнүен", ләкин "бу очракта тиешле булган җавап чараларын әзерли башлауны" белдерде.
22 август көнне АКШ хөкүмәте Төньяк Кореягә каршы чикләүләр исемлегенә Русия һәм Кытайдан 10 оешма һәм 6 кешене кертте. Документта әйтелгәнчә, бу чаралар халыкара чикләүләр шартларында Пхеньянга атом-җөш програмын булдыруда ярдәм күрсәтүне дәвам иткәннәргә юнәлгән.
5 август көнне БМО Иминлек шурасы Пхеньянга каршы АКШ тәкъдим иткән чикләүләрне кабул итте. Вашингтон моны Төньяк Кореяның кыйтгаара канатлы ракетлар җибәрүенә җавап буларак аңлатты.