Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кирилл Серебренниковны өй сагында калдырдылар


Кирилл Серебренниковка теләктәшлек белдереп, мәхкәмә бинасы янына 500ләп кеше килде
Кирилл Серебренниковка теләктәшлек белдереп, мәхкәмә бинасы янына 500ләп кеше килде

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе режиссер, "Гоголь үзәге" җитәкчесе Кирилл Серебренниковны өй сагында тотарга карар итте. Яклау ягы аны иректән мәхрүм итмәүне сораган иде.

23 август Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Кирилл Серебренниковны тикшерү вакытында өй сагы астында тоту турында карар чыгарды. Гаепләү ягы режиссерның Латвиядә яшәү мөмкинлеге һәм чит илдә күчемсез милке булганын әйтте. Тикшерү комитеты фикеренчә, Серебренников иректә шаһитларга басым ясый һәм җинаять эзләрен яшерә ала. Мәхкәмә гаепләү ягы дәлилләре белән ризалашты.

"Гоголь үзәге" җитәкчесе аның чит илгә чыгу паспорты булмавын һәм тикшерүдән качмаячагын белдерде. Аның сүзләренчә, өй сагы аңа эшләргә мөмкинлек бирмәячәк. Яклау ягы аны 68 миллион сумлык залог белән азат итүне сорады. Танылган журналист, мәдәният белгече Ирина Прохорова теләсә нинди күләмдә ышаныч акчасы (залог) калдырырга тәкъдим итте.

Мәхкәмә утырышы вакытында бина янында иминлек көчләре арттырылды, полиция автозаклар китерде. Серебренниковка теләктәшлек белдерергә мәхкәмә бинасы янына 500ләп кеше җыелды.

Мәхкәмә утырышында 30дан артык танылган кеше, режиссерга теләктәшлек белдереп, аның өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булуын белдерде. Алар арасында артист Чулпан Хәммәтова, режиссерлар Федор Бондарчук һәм Алексей Һерман, телевидениедә алып баручылар Иван Ургант һәм Андрей Малахов, җырчы Филипп Киркоров һ.б. бар.

Режиссер Кирилл Серебренников 22 августта тоткарланды. Ул 68 миллион сум бюджет акчасын үзләштерүдә шикләнелә. Тәртип саклау органнары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" үзләштергән.

XS
SM
MD
LG