Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:14

Хартум шәһәрендә Русиянең Судандагы илчесе Миргаяс Ширинский үле килеш табылган.

Бу турыда Русия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте. Үлем сәбәпләре турында соңрак, төгәл мәгълүмат булгач хәбәр ителәчәк диелә белдерүдә.

Al Arabiya телеканалы хәбәр иткәнчә, мәет илченең яшәгән йортында, бассейнда табылган. Ширинскийның кан басымы югары булган, дип хәбәр итә Reuters. Үтерү версиясе каралмый дип хәбәр ителә.

Судан тышкы эшләр министрлыгы илченең гаиләсенең кайгысын уртаклашуын белдерде.

Миргаяс Ширинский 1954 елда туган, 1977 елда МГИМОны тәмамлаган һәм дипломатик хезмәттә эшли башлаган. 2013 елдан башлап Суданда илче вазифасын башкарган.

XS
SM
MD
LG