Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болак күперендә татар телендәге күрсәткечләр дә эленәчәк


Болак буе, Google street view фотосы
Болак буе, Google street view фотосы

Казанда, Болак аша күперләрдә күрсәткечләргә татар телендә язулар өстәләчәк. Моңа кадәр язулар русча гына булган иде. Берничә ел элек Татар яшьләре форумына элмәләрне алыштырырга акча юк диелгән иде.

Хәзер Болак күперләрендә урыс телендәге элмә такталар гына тора. Дәүләт сатып алулар сайтында әлеге күпергә элү өчен татар телендә 14 яңа элмә такта сатып алыначагы турында белдерү чыкты.

Элмә такталар металлдан булырга һәм төсе, бизәлеше белән урыс телендәге күрсәткечләргә туры килергә тиеш. Һәр күпердә икешәр күрсәткеч элергә җыеналар.

Сатып алу турында килешүнең башлангыч бәясе 192,2 мең сум. Моңа акча шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелә. Аукцион нәтиҗәсе 11 сентябрь көнне ясалачак. Элмә такталарны килешү имзалаудан соң 30 көн эчендә урнаштырырга кирәк булачак.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары Болак күперләрендә язуларның татарча да булырга тиешлеге мәсьәләсен 2012 елда ук күтәргән иде. Ул вакытта "Халык контроле" системында Казан башкарма комитеты урыс телендәге элмә такталарның Петербур шәһәре тарафыннан бүләк ителүен һәм татарча язмалар өчен финанс мөмкинлекләр булмавын хәбәр иткән иде.

11 июль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында татар телендә элмә такталар булмау өчен штраф салу турында канун өлгесе берьюлы өч укылышта кабул ителде. Канун җирле үзидарә оешмаларына телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлешен бозучыларга штраф салу хокукы бирелә.

XS
SM
MD
LG