Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 04:04

Шушы көннәрдә Викимедиа фондының тел комитеты Викидәреслекнең башкорт телендәге бүлеген раслады. Башкорт Викидәреслеге дөньяда 80нче бүлек булып танылды.

Башкорт телендәге Викидәреслек ba.wikibooks.org адресында урнашкан. Аның администраторы Ләйсән Аралбаева "Башинформга" әйтүенчә, яңа проектта язышу гадиерәк. Википедия мәкаләләрендәге кебек, кулланылган чыганакларны, сылтамаларны күрсәтү мәҗбүри түгел. Монда теләге булган һәркем үзе белгәне турында язып, тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Викидәреслек ирекле мәгълүмат тарату нигезендә эшли.

"Әлеге вакытта аш-су әзерләү, бакчачы белешмәсе, кош-корт үрчетү, умартачылык серләре һәм башка юнәлештәге башкорт телендә язылган 900гә якын мәкалә-белешмә бар. Киләчәктә шулай ук укыту-тәрбия бирү алымнарын, балалар өчен милли уеннар аңлатмаларын, хәтта хатирә-истәлекләр язу кебек юнәлешләрне үстерергә өметләнәбез", ди Аралбаева.

Викидәреслек 80 телдә эшли. Алар арасында татар теле дә бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG