Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курт Волкер: "Донбастагы низагны туңдыру Русиягә изоляция белән яный"


Курт Волкер

АКШ Дәүләт департаментының Украина өчен җаваплы махсус вәкиле Курт Волкер Донбаста низаг кискенләшә, дип саный. Ул Кремльнең андагы хәлләрне туңдыру һәм санкцияләр астында яшәү карарын дөрес түгел, дип белдерә.

Америка дипломаты, The Financial Times хәбәр итүенчә, Украинаның көнчыгышындагы низаг Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга китермәячәк дип белдергән. Ул шулай ук Вашингтон Киевка сугыш кораллары җибәрү турында "ныклап уйлана", дигән.

Волкер Русияне Мински килешүләрен үтәргә тагын бер кат өнди.

Уку елы башлану уңаеннан 25 августтан Донбасста атышларны туктатып турында вакытлы килешү гамәлгә керде. Ләкин инде берничә сәгатьтән үк ике як та килешүнең бозылуы турында хәбәр итте.

БМО мәгълүматына караганда, Украина көнчыгышындагы сугышта 10 меңләп кеше һәлак булган, 24 мең тирәсе кеше яраланган. Көнбатыш һәм Украина Русияне Донбасста фетнәчеләргә теләктәшлек белдерүдә гаепли. Кремль әлеге кораллы низагка тыкшынуын кире кага.

XS
SM
MD
LG