Accessibility links

Кайнар хәбәр

CIT: "Сүриядә Русия хәрбие Александр Ягофаров һәлак булган"


Русия хәрбиләре
Русия хәрбиләре

Conflict Intelligence Team (CIT) бәйсез тикшерү төркеме социаль челтәрләрдә Сүриядә һәлак булган тагын бер Русия хәрбие турында мәгълүмат тапкан. Ул – Оренбурдан Александр Ягофаров, диелә.

CIT сылтанган orenday.ru сайты хәбәр итүенчә, Ягофаров 11 августта автомобиле белән фугаста шартлап һәлак булган. Бу хакта аның туганнары сөйләгән. Хәрбине 27 августта җирләгәннәр. Туганнары сүзләренә караганда, Ягофаровның бу соңгы командировкасы булган, 25 август тирәләренә аның өенә кайтуын көткәннәр.

CIT Ягофаровны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте хезмәткәре булган, дип фаразлый. Чөнки Русия саклану министрлыгы аның үлеме турында хәбәр итмәде.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2017 елда 10 гына Русия хәрбие һәлак булган. Reuters мәгълүматынча, ел башыннан Сүриядә кимендә 40 Русия хәрбие һәлак булган. Саклану министрлыгы да, президент сүзчесе Дмитрий Песков та Сүриядә "ирекле" хәрбиләрнең булуы турында читләтеп кенә белдергән иде.

XS
SM
MD
LG