Accessibility links

Forbes: Шәймиевләр Русиянең иң бай гаиләләре бишлегендә


Бертуган Шәймиевләр Forbes исемлегендә (Forbes.ru)
Бертуган Шәймиевләр Forbes исемлегендә (Forbes.ru)

Forbes төзегән Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев уллары дүртенче урында.

Татарстан дәүләт киңәшче, элекке президент Миңтимер Шәймиевнең уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләрнең байлыгын Forbes 2,215 млрд доллар күләмендә бәяли. Алар Русиянең иң бай гаиләләре рейтингында дүртенче урында. Соңгы ел эчендә бертуган Шәймиевләрнең гомум байлыгы 500 млн долларга арткан, диелә. Айрат Шәймиевнең улы Тимур 2016 елда үзе җитәкләгән "МНКТ" нефть ширкәтенең 30 процент өлешен алган. Ширкәтнең 30 проценты - әтисе Айрат, 40 проценты абыйсы Радик кулында.

Шәймиевләр гаиләсе былтыр да Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә беренче бишлектә иде.

Forbes рейтингы гаилә кулында булган активлар: ширкәтләр хиссләре, җир кишәрлекләре, күчемсез милек һәм башка шәхси милек бәясен исәпкә алган.

Беренче урында Гуцериевлар гаиләсе. Аларның байлыгы 9,91 млрд доллар тәшкил итә.

Икенче урында Ротенберглар (4,2 млрд доллар), өченчедә - бертуган Ананьевлар (2,7 млрд доллар).

XS
SM
MD
LG