Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:09

Башкортстан Арбитраж мәхкәмәсе 2014 елда "Башнефть"нең элекке хуҗалары тарафыннан оештырлган үзгәртеп коруларны активларны канунсыз чыгару дип таныды.

Мәхкәмә АФК "Система" һәм "Система-Инвест" ширкәтләре оештырган үзгәртүләрдән соң "Башнефть"кә икътисади зыян килгән, дигән нәтиҗә чыгарган. Бу хакта мәхкәмә карарына сылтанып "Интерфакс" яза.

23 августта мәхкәмә "Роснефть"нең АФК "Система"га бирелгән шикаятен өлешчә канәгатьләндергән иде. Ул вакытта дәүләт нефть ширкәте файдасына 136 миллиард сум тирәсе түләү карары чыгарылды. Мәхкәмә утырышлары барышында "Система"ның бөтен мөрәҗәгатьләре кире кагылды, шул исәптoн "Башнефть"кә зыян салынуы-салынмавы турында экспертиза уздыру үтенече дә.

2014 елда ширкәтнең җитәкчесе Владимир Евтушенковка карата җинаять эше ачылганчыга кадәр "Системага" "Башнефть" хиссәләренең 50 проценты карый иде. "Система" дәүләт файдасына әлеге аквтилардан баш тартканнан соң Евтушенков эше туктатылды, ә "Башнефть" 300 миллиард сумга "Роснефть"кә сатылды. Русия җитәкчелеге әлеге алыш-бирешне "хосусыйлаштыру" дип атады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG