Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:12

Казанда чүп яндыру корылмасы "Казаноргсинтез" янында төзелергә мөмкин


Казанда чүп яндыру корылмасына каршы пикет (Архив фотосы)

Казандагы чүп яныдру корылмасы төзү өчен төп урын итеп "Казаноргсинтез" ширкәте янындагы җир сайланган. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Ирек Фәйзуллин Русия президентының кеше хокуклары шурасы тарафыннан уздырылган чүп утильләштерү проблемнарына багышланган утырышта чыгыш ясады.

"Урын сайлау өчен проект эшләре бара. Төрле вариантлар карала. "Оргсинтез"ның санитар мәйданнарын файдалану мөмкинлеге бар", диде Фәйзуллин.

Элегрәк Казанда чүп яндыру корылмасы Самосырово бистәсе яки "Оргсинтез" янында төзелергә мөмкин, дип белдерелгән иде.

Корылманы "РТ-Инвест" ширкәте төзи. Проект нигезендә, Казанда төзелергә тиешле корылма ел саен якынча 381 млн. киловатт электр энергиясе эшләп чыгарырга тиеш. Проект "Чиста ил" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Русиядә каты калдыкларны яндыра торган шундый биш корылма төзергә уйлыйлар: дүртесе – Мәскәү өлкәсендә, берсе Казанда булачак.

Казандагы төзелеш бәясе якынча 20,8 млрд сум. Аның 20 процентын хиссә тотучылар кертер, 80 проценты кредит булыр дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG