Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары ачыла


Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы

Сентябрь уртасыннан КФУда бушлай татар теле курслары башлана. Ул өч ай дәвам итәчәк.

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бушлай татар теле курслары ачыла, дип хәбәр итә әлеге югары уку йортының матбугат хезмәте.

Курсларга КФУ сайтында теркәлгәннән соң гына язылырга мөмкин. Уку сентябрь урталарында башланыр дип көтелә.

Тыңлаучыларга теркәлгән вакытта күрсәтелгән электрон почта һәм проектның сайты аша хәбәр ителәчәк.

Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә һәм өч ай дәвам итәчәк. Дүшәмбе һәм чәршәмбе яки сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә узачак ул.

Курсларны тәмамлаучыларга татар телен үзләштерү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG