Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казанда Навальный штабы башлыгын 10 тәүлеккә сак астына алды


Эльвира Дмитриева
Эльвира Дмитриева

4 сентябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы башлыгы Эльвира Дмитриева эшен карады.

Хөкемдар Шамил Гомәров Дмитриеваны митинглар оештыру тәртибен кабаттан бозуда гаепле дип таныды һәм аны 10 тәүлеккә сак астына алу турында административ карар чыгарды.

Административ беркетмәдә полиция хезмәткәрләре Дмитриева "9 августтан килешенмәгән митингка чакырып интернетта агитация алып барган" дип язган.

23 августта мәхкәмә Дмитриеваны 10 тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарган иде. Ике көннән Татарстан Югары мәхкәмәсе эшне яңадан карауга җибәрде. Дмитриева сайлау комиссиясе әгъзасы булганлыктан, аны җаваплылыкка тарттырыр өчен прокурор санкциясе кирәк булган.

Татарстан прокуроры вазифаларын башкаручы Сергей Старостин санкция биргәннән соң Вахитов районы мәхкәмәсе бу эшне яңадан карый башлады.

Дмитриеваның адвокаты әлеге карарны шикаять итәчәкләре турында белдерде.

XS
SM
MD
LG