Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырдан эшмәкәренең кәҗә фермасы чуаш авылы халкын эшле итте


Эшмәкәр Зөфәр Халитовның чуаш авылында кәҗә фермасы
Эшмәкәр Зөфәр Халитовның чуаш авылында кәҗә фермасы

Шыгырдан авылы эшмәкәре Зөфәр Халитов ачкан фермада җитештерелгән кәҗә сөте Казан, Мари Иле, Удмуртиягә дә озатыла.

Чуашстанның Шыгырдан авылында кәҗә сөтенең сихәтен белгән гаиләләр дә бар. Алар ике-өч кәҗә асрый һәм аның сөте балаларга бик файдалы ди.

Шул ук авыл эшмәкәре Зөфәр Халитов кәҗә сөтен күпләп җитештерү эшенә керешкән һәм керем алырга ниятли. Зөфәр әфәнде гаиләсе белән Шыгырданнан ерак булмаган Болабаш-Нурыс дип аталган кечкенә генә чуаш авылында кәҗә фермасы ачып җибәрде, ул бу хәлне Шыгырданда буш җирләр булмау белән аңлатты.

"Бу авылда җир дә, совет чорыннан калган сыер фермасы да бар иде. Әмма, ул фермалар кәҗә асрарлык түгел. Шуңа күрә, яңабаштан ферма биналары төзи башладык", ди ул.

Шыгырдан эшмәкәре чуаш авылында кәҗә фермасы ачкан
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00

Кәҗә карый белүче булмаганга, фермага зоотехникны да читтән чакырып китергәннәр. Владимир Салин Чуашстанның Вурнар районыннан.

"Кәҗә белән эш итү отышлы. Ул сыер сөтенә караганда керемне күбрәк бирә, ялкауланмаска гына кирәк", ди Салин.

Халитовлар фермасы Чуашстанда бердәнбер зур кәҗә сөте җитештерү урыны булып тора. Тора-бара алар монда кәҗә сөтен эшкәртеп, сөт, эремчек һәм сырлар ясарга ниятли.

Эшмәкәр Зөфәр Халитовның чуаш авылында кәҗә фермасы
Эшмәкәр Зөфәр Халитовның чуаш авылында кәҗә фермасы

Бүген фермада 11 кеше эшли. Авыл өчен эш урыннары булу - куаныч. Ферма тулы куәтенә эшли башлагач, анда 35 кеше эшләр дип көтелә.

Бүгенге көндә ике кәҗә фермасы төзелгән һәм анда 650ләп кәҗә бар. Аларның 320ләбе савыла.

"Хәзер без янәшәдә генә тагын бер кәҗә фермасы төзеп ятабыз. Анда да 500ләп кәҗә булыр дип торабыз. Ә киләчәктә баш санын мең ярымга җиткерергә исәп. Бу эшне башлаганда бик нык уйлаштык, бизнес-планнар төзедек. Русиядә кәҗә сөтенә ихтыяҗ зур. Биналарны төзү, ил буйлап кәҗәләр сатып алу 40 миллионга төште. Икенче этап ферманы ясау тагын 25 миллион чамасына чыгар. Аның бинасы инде бу көзгә әзер булырга тиеш. Ә гомумән, бу проектның бәясе 130 миллионга исәпләнгән" ди Зөфәр Халитов.

Эшмәкәр Зөфәр Халитовның чуаш авылында кәҗә фермасы
Эшмәкәр Зөфәр Халитовның чуаш авылында кәҗә фермасы

Бу эшләргә ул акчаны кредитка алганын яшерми. Шулай да, проект үз-үзен аклар дип ышана. Зөфәр әфәнде сүзләренчә, алар җитештергән кәҗә сөтенә Казан, Мари Иле, Удмуртиядә ихтыяҗ зур. Ай саен 9-10 тонна сөт әлеге республикаларга озатыла.

Зөфәр Халитов кәҗәләргә кадәр дә үз эшен булдырган шәхес, аның төзелеш эшләре һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә торган бизнесы да бар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG