Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары: "Тел югалса, татар эстрадасы да югалачак"


TMTV каналының бүләкләү тантанасы, 15 апрель 2017
TMTV каналының бүләкләү тантанасы, 15 апрель 2017

Татар җырчылары Татарстанда татар телен укытуны ата-аналар теләгенә калдыруга каршы. "Тел югалса, татар эстрадасы да югалачак", "татарларга бетү куркынычы яный", "иң башта татар теле укытылырга тиеш" дип әйтүчеләр дә бар.

Өлкән буын җырчылар арасында татар милләтен татар җыры, татар моңы саклап калды дип әйтүчеләр дә бар. Бүген Русия мәктәпләрендә милли телләрне укыту вазгыяте кискенләшкәндә, әле дә күп кенә татар җырчылары тулы заллар җыя. Татарча сөйләшкән, татар җырын яраткан тамашачысы булганга алар көн күрә, акча эшли.

Татар телен укытуга куркыныч янаганда татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, анда инде өч меңнән артык кеше теркәлгән. Дөнья яшьләр форумы да үз мөрәҗәгате белән чыкты. Әлегә кадәр бу вазгыятькә карата күренекле җырчылар дәшми. Азатлык аларның үзләренә шалтыратты.

Гүзәл Уразова
Гүзәл Уразова

Гүзәл Уразова:
– Без үскәндә атнасына өч тапкыр татар теле дәресенә керә идек. Балаларым татарча аңлый, тик дуслары белән узара русча аралашалар. Минемчә, татар телен мәктәптә элеккечә укытырга кирәк. Факультативка калдырмаска.

Фирдүс Тямаев (у)
Фирдүс Тямаев (у)

Фирдүс Тямаев:
– Әлбәттә, мәктәптә татар теле булырга тиеш. Күбрәк тә укытырга кирәк әле. Татар теле язмышы мине бик борчый. Үзем дә телне үстерү юнәлешендә яңа проект уйлап йөрим. Чөнки кечкенә улым да русчалатып сөйләшә башлады. Бүген балалар гына түгел, хәтта без дә гел татарча гына аралашмыйбыз. Татар телен, татарча китаплар балаларга ешрак укырга, тарихыбызны өйрәтергә кирәк. Моны мәктәптән башка күз алдына китереп тә булмый. Мәктәптә татар теле бетсә, гомумән татар теленә, татарларга бетү куркынычы яный.

Зәйнәп Фәрхетдинова
Зәйнәп Фәрхетдинова

Зәйнәп Фәрхетдинова:
– Факультатив итеп кенә дә калдырырга ярамый, телебезне хөрмәт итүчеләр, безнең кебек татар җанлы кешеләр нишләргә тиеш соң, авылларыбыз татарча укый, аларга кая барырга? Моныңчы дәүләт югарылыгындагы хәл ителгән мәсьәләне җиңел генә туктатып калдырырга ярамый. Бүген телебез, иртәгә республикабыз булмас, үз илең – үз нигезен дигән сүз.

Татар телен укыталар икән, дөрес таләпләр кирәк. Телне хөрмәт итсеннәр дисәк, минемчә, дәреслекләрне дә кызыклы, мавыктыргыч итеп үзгәртәсе иде. Бик катлаулы итеп язып күңел кайтарырга ярамый.

Дилә Нигъмәтуллина
Дилә Нигъмәтуллина

Дилә Нигъмәтуллина:
– Хәзер сәяси вазгыять тә бик четрекле. Мәскәү Кремле хупламый, ә безнең татар теленә каршы килгән халыкка шул гына кирәк иде кебек. Көтеп кенә торганнар диярсең.

Татарстанда 10-15 ел элек "Татар теле – дәүләт теле", дип урыс балаларына фән буларак кертеп, програмы бик авыр булу сәбәпле укучыларны һәм әти-әниләрне киресенчә биздерделәр. Нәтиҗәдә бөтен урыс ата-аналары каршы килә. Әгәр дә програмны җиңелерәк биргән булсалар, алай булмас иде.

Гомумән әйткәндә, телне урыс балаларына татар телен мәҗбүри укытып сакламыйлар. Татар кешеләре шапылдатып урысча сөйләшә бит хәзер. Балаларны өйрәтеп булмый. Татар төркемнәрендә татарча сөйләшмиләр. Менә бу – проблема.

Безнең татарлар гомер буе таркалып яшәде. Бер-берсе белән сугышып ханлыклар таркалды. Бүген инде тел дә югалып бара, тел югалса татар эстрадасы да югалачак. Миңа калса, безнең тарих кабатлана, ханлыклар таралгандагы кебек чор килә килә.

Раяз Фасыйхов
Раяз Фасыйхов

Раяз Фасыйхов:
– Татар теле болай да бетеп килә бит. Әгәр дә мәктәпләрдә татар телен укытмасалар, телебез гомумән бетәчәк. Һәм иң мөһиме – өйдә балалар белән дә татарча аралашырга кирәк. Ата-аналар балалары белән русча аралашалар да, соңыннан татар теле кая китә, дип баш ваталар.

Хәмдүнә Тимергалиева
Хәмдүнә Тимергалиева

Хәмдүнә Тимергалиева:
– Беренче урында татар теле укытылырга тиеш. Рус балалары өчен дә, татарлар өчен дә. Бу теләк кенә түгел, закон буенча шулай булырга тиеш.

Илгиз Шәйхразиев:
Илгиз Шәйхразиев:

Илгиз Шәйхразиев:
– Минемчә, татар теле дәресләре мәктәпләрдә бүленергә тиеш. Әйтик, татарларга катлаулырак програм биреп, рус балаларын җиңелрәк рәвештә укытырга кирәк. Мин үзем татар лицеен тәмамладым.

Иркә
Иркә

Иркә:
– Татар теле мәктәптә даими укытылырга тиеш. Без гаиләдә татар телендә аралашабыз. Ирем, өйләнешкәндә, татарча бер сүз белми иде, хәзер исә рәхәтләнеп сөйләшә. Балаларыма килгәндә, олы кызым Айсылу авылда үсте, шуңа күрә татар телендә камил сөйләшә.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова:
Сәйдә Мөхәммәтҗанова:

Сәйдә Мөхәммәтҗанова:
– Минемчә, татар теле укытылырга тиеш, чөнки ул безнең ана телебез. Бүген татар телен укучылар онытып бара, хәтта татар теле дәресләрендә укытучыга русча җавап кайтаралар, тәнәфесләрне әйтеп торасы да юк. Безнең мәктәптә татар теле атнасына өч тапкыр керә. Мин бу аз дип уйлыйм.

Айдар Галимов
Айдар Галимов

Айдар Галимов:
– Татар теле республика дәрәҗәсендә булса, башкалар да аны өйрәнер инде. Укытуга килгәндә, татар телен Татарстан мәктәпләрендә укытып кына аны саклап була. Татар телен башка милләтләр алдында күтәрәсе иде. Гаиләләрдә балалар белән ана телендә аралашырга кирәк. Минемчә, бу табигый күренешкә әйләнергә тиеш.

Җәвит Шакиров
Җәвит Шакиров

Җәвит Шакиров:
– Безнең татар балалары русча укый бит, рус балаларына да татар теле дәресләре керсен. Күп тел белү беркемгә дә зыян итмәс. Ә инде факультатив кына булып калса, тел чыннан да бетте дигән сүз. Тора-бара факультативтан да төшереп калдырырга мөкиннәр. Шуңа күрә дә безнең Татарстаныбызда да шул эш хәл ителмәсә, бу – оят. Факультатив вакытында гына татар теленең бөтен мәгънәсен, асылын аңлатып бетереп булмый. Сәнгать, милләт, татар яшәсен дисәң, татар теле дәресләре тулы булырга тиеш.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG