Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комида Рәфис Кашапов шикаятен тикшерүче мәхкәмә кичектерелде


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

14 сентябрь Коми республикасының Ухта шәһәре мәхкәмәсендә хәзерге вакытта төрмәдә утыручы милләтпәрвәр Рәфис Кашаповның шикаяте каралды. Мәхкәмә утырышы 5 октябрьгә кичектерелде.

Коми республикасының Ухта шәһәре мәхкәмәсе быелның 11 июлендә Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка карата моңарчы Русиядә күрелмәгән карар чыгарган иде. Аның нигезендә 2015 елның 15 сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе карары белән 3 елга хөкем ителгән Рәфис Кашапов азат ителгәннән соң тагын 8 ел органнар тарафыннан күзәтү астында булачак. Шушы 8 ел дәвамында ул җәмәгать урыннарында, Сабантуй кебек бәйрәм чараларында, җомга намазларында һәм башка чараларда катнаша алмый икән.

Бүгенге көндә Ухта шәһәренең ИК-19 төрмәсендә утыручы Рәфис Кашапов адвокатлар ярдәме белән әлеге карарны шикаять итте. Шушы шикаять 14 сентябрьдә Комидагы “Мемориал” оешмасы әгъзасы, Рәфис Кашаповның мәкәмәдәге вәкиле Владимир Зубков һәм башкалар катнашында каралды. Сәгать унга билгеләнгән утырыш 14 сәгатьтә генә башланган һәм шундук тәмамланган. Мәхкәмә 5 октябрьгә кичектерелгән.

Белешмә

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG