Лавров белән Тиллерсонның очрашуы Русиянең БМО каршындагы даими вәкиллеге бинасында узган һәм 45 минут дәвам иткән.
АКШ Дәүләт департаментында белдерүләренчә, Лавров һәм Тиллерсон Сүрия тирәсендәге хәлләр турында сөйләшәкән. Русия тышкы эшләр министрлыгында әлеге мәгълүматны раслыйлар. Моннан тыш, Украина көнчыгышындагы низаг турынд да фикер алышу булды, дип хәбәр ителә.
12 сентябрьдә Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасының Гомум җыены ачылды. Дүшәмбе БМОда оешманы үзгәртеп коруга багышланган бер көнлек саммит узачак, дип көтелә. Саммитта АКШ президенты Дональд Трамп та катнаша. Элегрәк ул БМО бюджетында америка өлеше "кирәгеннән артык", дип белдергән иде. Русия президенты Владимир Путин БМО Гомум җыены утырышнда быел катнашмый.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.