Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:45

Унлаган активист дүшәмбе кич Русия хакимиятенең кырымтатарларга каршы алып барган сәясәтенә ризасызлык белдереп Петербурның Невский проспектына пикетка чыкты.

Активистлар Русиянең кырымтатарларга карата сәясәтен дискриминация дип атады һәм "26 февраль эшен" искә төшерде. 2014 елда бу көнне Русия аннексиясенә каршы Акмәчеттә узган демонстрациядән соң кырымтатарларны эзәрлекләү башланды. Шушы көннәрдә әлеге эш нигезендә Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз 8 ел колониягә хөкем ителде. Ә моңа кадәр Русия җитәкчелеге Мәҗлесне экстремистик оешма дип таныган иде.

Петербурдагы "Солидарность" демократик хәрәкәт әгъзасы Ольга Смирнова Азатлыкка әйтүенчә, Чийгозга карата хөкем - "аек акылга һәм Русиянең милли абруена" карата хөкем.

Смирнова шулай ук Кырымда кешеләрне урлау һәм җәзалау очракларының артуы турында да искә алды. Мисал итеп ул ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган һәм соңрак кыйналган килеш автовокзалда табылган Ренат Параламовны китерде.

Пикетта катнашучылар әлеге эзәрлекләүләр Кырымны аннексияләүнең нәтиҗәсе, дип саный. Русия ватандашлары иртәме-соңмы ил җитәкчелегенең гамәлләре өчен җаваплылык тоярга тиеш, дип белдерә активистлар. Алар пикетларны һәр айның 18ендә уздыра. Бу 1944 елның 18 маенда Сталинның кырымтатарларны депортацияләү көне белән бәйле.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG