Башта оешма интернет аша чараның Спорт сарае каршындагы мәйданда узачагын хәбәр иткән иде. Азак аның республиканың һөнәр берлекләре каршындагы мәйданга күчерелүен хәбәр иттеләр. Чара алдыннан полициянең матбугат хезмәте халыкка рөхсәт ителмәгән чарада катнашмаска чакыру белән чыкты.
Чара билгеләнгән мәйданда балалар бәйрәме бара иде. Шулай булуга карамастан каршылык чарасын оештыручы, Һөнәр берлеге бинасының икенче ягына чыгып, чыгышларны башлап җибәрде. Полиция хезмәткәрләре аларны бүлдереп, моның канун бозу булуын берничә тапкыр кисәтүгә кармастан, чара дәвам итте.
Башкорт халкы конгрессы җитәкчесе Фиргать Бәйрәмголов: “Бүген Башкортстанда күңелсез хәлләр бара. Икътисад түбән төште. Авыллар бетә. Яшьләр авылларны ташлап китә. Сайлаулар гадел узмый. Сүз иреге бетте. Республиканы бу хәлгә төшерүе өчен Рөстәм Хәмитов урыныннан китәргә тиеш!”
“Кәрвансарай” төркеменә нигез салучы, билгеле артист Әмир Тойгынов: “Мин Башкортстан хөкүмәтенең һәм республика башлыгы Рөстәм Хәмитовны урыннарыннан китүләрен таләп итәм! Аларның китүләрен таләп итеп имза җыюлар башлыйбыз. Ул гына да түгел, Рөстәм Хәмитовка каршы җинаять эше ачылырга тиеш”, дип чыгыш ясады. Шул ук вакытта имза җыюлар да башланды.
Каршылык чарасында Башкортстан коммиунистлары башы Юнир Котлыгуҗин да катнашты һәм чыгыш ясады: “Дөресен әйтәм: авыл хуҗалыгы авыр хәлдә. Сәнәгать җимерелде. Олигархлар да, идән юучылар да бер үк күләмдә салымнар түли. Бу дөрес түгел. Башнефть сатылды. Моның өчен төп гаеп республика җитәкчелегендә. Русия хөкүмәте башы Дмитрий Медведев һәм Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов урыныннан китәргә тиеш!” дип чыгыш ясады.
“Башкорт халкы конгрессы” әгъзасы Вәлиәхмәт Бәдретдинов: “Һәр халык үз телен ярата. Урыс – урыс телен, татар – татар телен, башкорт – башкорт телен. Мәгънәсез сәясәт нәтиҗәсендә телгә басым башланды. Ә бит телләр белү мәдәниятлек, рухи байлык билгесе. Башкортстан җитәкчесе үзен башкорт дип атый, ләкин бер тапкыр да башкортча чыгыш ясаганы булмады. Телне хөрмәт итмәгәч, ул халкын да хөрмәт итми булып чыга. Шуңа күрә аңа ышаныч күрсәтмибез!” дип чыгыш ясады һәм урыныннан китүен таләп итте. Чарада катнашучылар да күмәкләп “Хәмитов, урыныңнан кит!” дип кабатлады.
Битлгеле эколог Борис Павлов республикадагы экологик казалар турында, Сибайдан килгән Әлфия Үзәнбаева прокуратураның мәгариф өлкәсендәге тикшерүләре, Бөрҗәннән килгән Азат Ишкилдин авыл халкының авыр тормышы, спортчылар федерацияләргә каршы басым баруы, спортка бирелгән биналарны үзләштерүләр турында сөйләде.
Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда шундый таләпләр бар:
- икътисадны, социаль тармакны җимергәне, халыкның яшәү дәрәҗәсе бозылганы өчен Рөстәм Хәмитовка урыныннан китәргә;
- Рөстәм Хәмитов һәм Башкортстан хөкүмәтен кануннарны бозганы өчен җаваплылыкка тарттырырга;
- кадрлар буталышын туктатырга;
- табигать байлыкларын талауны туктатырга;
- сәламәтлек, мәгариф һәм мәдәнияттәге оптимальләштерүнең тискәре нәтиҗәләрен бетерү чараларын күрергә;
- гаммави спортка дәүләт ярдәме күрсәтергә;
- торак алуда алданучыларның проблемнарын чишәргә;
- туган телләрне укыту шартларын тудырырга, башкорт телен дәүләт теле буларак тиешле дәрәҗәдә укытуны кайтарырга.
Чара тәмамлангач полиция каршылык чарасын оештыручыларның берсе, ProUfu басмасы журналисты Рамил Рәхмәтовтан административ тәртип бозу турында протоколга имза куйдырды һәм сигез кешене тоткарлап, полициянең Ленин районы бүлегенә алып китте.
Протоколлар төзелгәннән соң тоткарланучылар (Әмир Тойгынов һәм тагын берәүдән кала, исеме әлегә билгесез) ирекккә җибәрелгән. Кайбер мәгълүматларга күрә, Тойгыновка полициягә буйсынмау маддәсе нигезендә гаепләү белдерелергә мөмкин. Мәхкәмә утырышы җомга узу ихтимал.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.