Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы Татфондбанк кредиторларына акча түли башлаячак


Татфондбанк мөштәриләре митингта (9 сентябрь, 2017 ел)
Татфондбанк мөштәриләре митингта (9 сентябрь, 2017 ел)

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы 29 сентябрьдә беренче чиратта торган кредиторларга акча кайтара башлый. Бу хатка агентлыкның сайтында белдерелә.

Татфондбанктан барлыгы 547,4 млрд сум кайтару таләбе белән 21,1 мең гариза кабул ителгән. Гариза бирүчеләрнең 17,7 меңе генә реестрга кертелгән. Бу - 138,5 млрд сум. Беренче чиратта торган кредиторларның таләпләре 71 млрд сум тәшкил итә.

Татфондбанк быел апрельдә банкрот дип танылды, банкта конкурс идарәлеге кертелде.

Пәнҗешәмбе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Шурасына юлламасында "банк секторында килеп туган вазгыять барыбыз өчен дә зур сабак булды. Һәркем үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш", дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG