Accessibility links

Мәскәү үзәгендә дистәләрчә кеше тоткарланган


Тоткарланучылар арасында "Сул фронт" хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов та бар.
Тоткарланучылар арасында "Сул фронт" хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов та бар.

Тоткарланучылар арасында "Сул фронт" җитәкчесе Сергей Удальцов һәм "Башка Русия" теркәлмәгән фиркасе башлыгы Эдуард Лимонов та бар.

Мәскәү үзәгендә полиция хакимият белән килештерелмәгән "Антикапитализм" чарасына чыккан 50дән артык кешене тоткарлады. Алар арасында "Сул фронт" җитәкчесе Сергей Удальцов һәм "Башка Русия" теркәлмәгән фиркасе башлыгы Эдуард Лимонов та бар.

Лимонов һәм Удальцов "Тверское" полиция бүлегенә, калганнары "Басманный" эчке эшләр бүлегенә озатылган. Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Сергей Шаргунов ярдәмчесе Денис Зоммер да тоткарланган.

Чараны оештыручылар Пушкин мәйданында капитализмга каршы сул оешмалар йөрешен уздырырга исәп тоткан. Мәскәү хакимияте чараны уздыруга рөхсәт бирмәгән. Активистлар сүзләренчә, полиция аларны сәяси символикалар булмаган килеш тоткарлый башлаган. Бер узып баручының да тоткарлануын әйтәләр.

XS
SM
MD
LG