Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокурор Юрий Чайка Казанга ни өчен килә? Өч фараз


Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка
Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка

Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка Татарстанга тел мәсьәләсенең нәкъ кызган вакытында килә. Сәясәт белгече Руслан Айсин рәсми булмаган очрашу вакытында тел мәсьәләсе күтәреләчәк, сатулашу булачак дип саный.

27 сентябрь Казанга Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка килә. Һава аланында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршы ала. Казанда коррупциягә каршы көрәш дәүләтара шурасы утырышы уза. Аны Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка уздыра. Шура утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Шунысын билгеләргә кирәк, Чайкалар гаиләсе Казанга соңгы вакытта ешлады. Баш прокурорның килүе алдыннан Казанда Юрий Чайканың улы, эшмәкәр Артем Чайка булып китте. Аларның Татарстанда нинди мәнфәгатьләре булырга мөмкин?​ Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка фикерләре белән уртаклашты.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Беренче фараз. Рәсми чара

Сәясәт белгече Руслан Айсин әйтүенчә, мондый утырышлар, гадәттә, берничә ай алдан әзерләнә. Бу чыннан да коррупциягә каршы көрәш утырышы, фикер алышу. Ни өчен нәкъ Казан сайланганына аптырыйсы юк, Татарстанда мондый федераль дәрәҗәдәге утырышлар булып тора.

Икенче фараз. Тел мәсьәләсе

Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы вазгыять турында документлар җибәрде. Аның 11 сентябрьдә җибәрелүе хакында белдерелде. Татарстанда тел темасы кискенләшә һәм әлегә аңа нокта куелмады. Прокуратураның да тикшерү эше киң җәелдерелмәде. Шуңа күрә ул хакта да үзара аралашу булачак, дип саный Руслан Айсин.

"Михаил Щеглов хат язды да Юрий Чайка Казанга килде дип уйлау артык. Бу мәсьәлә сәяси яссылыкта ята. Русия Татарстанны ахыр чиктә таптап китәргә дигән карар чыгара икән, куәт структуралары, прокуратура, эчке эшләр министрлыклары эшкә җигеләчәк. Андый боерык булмый икән, куркыту формасында гына булачак. Кәгазь белән селкерләр дә, шуның белән тәмамланыр. Урыс телле ата-аналар комитетының тырышлыгы юкка булганмы, әллә алар өчен файдагамы, шушы ярты ай эчендә ачыкланачак. Йә Татарстанны ахырга кадәр сытып чыгарачаклар, йә Мәскәү президент сайлаулары барлыгын искә төшереп, республиканы тынычлыкта калдырачак.

Мәскәүдә берничә коалиция. Көч структуралары даирәләре Татарстаннан ТАНЕКО, Татнефть, Казаноргсинтез ширкәтләрен тартып алырга тели. Башка сәяси даирәләргә зур җәнҗал, ызгыш-талаш кирәкми. Русия болай да авыр хәлдә, икътисад артка тәгәри, геосәясәт авыр хәлдә. Ә Татарстан Русиядә алдынгы төбәкләрнең берсе. Ул – лидер. Донордан реципиент рәвешенә калдыру беркемгә дә файдага түгел.

Ике якта да тел мәсьәләсендәге сәяси градусны киметү нияте бар. Юрий Чайка бу вазгыятьтә активлык күрсәтмәсә, формаль рәвештә калдырса, тел мәсьәләсен уңай хәл итү мөмкинлеге калачак. Татарстан түрәләре формаль булмаган очрашуларда хәл итәргә тырышачак. Сатулашу булырга мөмкин. Чайка тулы көчкә эшли башлый икән, вазгыять катлауланачак", ди белгеч.

Өченче фараз. Бизнес, акча

21 сентябрь Казанга эшмәкәр Артем Чайка килде. Ул Халыкара сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр конгрессы президенты вазифасын да башкара. Артем Чайка – Русия баш прокурорының өлкән улы. Рөстәм Миңнеханов белән алар хезмәттәшлек итү килешүен имзалады.

“Артем Чайканың Путинның прокуратурага мәктәпләрне тикшерергә күрсәтмә бирү вакытына туры китереп килүе игътибарга лаек. Артем Чайка Русия прокуратурасы белән Татарстан элитасы арасында күпер була ала. Ул – эшмәкәр. Акча ярата. Аның бертуганы, Юрий Чайканың икенче улы Мәскәү өлкәсенең губернаторы киңәшчесе булды. Аның муниципаль инфраструктура үсеше белән бәйле бизнесы да бар. Татарстан, Казан үсә. Наталья Фишманнар ярдәмендә республикада парклар, яр буйларын төзекләндерү төп мәсьәләгә әверелде. Бу өлкәдә дә Чайка гаиләсенең кызыксынуы зур булырга мөмкин. Татарстанда чүп яндыру заводын төзибез диләр. Бу эштә дә аларның катнашы булырга мөмкин.

Артем Чайка аша Мәскәүнең аерым даирәләренең кызыксынуын җиткерергә мөмкиннәр. Республика элитасы аны кабул итәргә дә, кабул итмәскә дә мөмкин. Казан кирмәне мәскәүләрнең таләпләренә буйсынырга мөмкин.

Татарстан элитасының "Татнефть"не саклап калу теләге бар. Кулдан китә икән, бөтенесе коелып төшәчәк. "Татнефть" әлегә сакланып калган мөстәкыйльлекнең нигезе. Сатулашу барачак. Ниндидер өлешне бирергә туры киләчәк. "Татнефть"нең бер кисәге, мәсәлән, татарның майлы калҗасы турында хыялланган "Роснефть"кә тапшырылырга мөмкин", ди Айсин.

2015 елда Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Артем Чайканың ничек итеп әтисе ярдәмендә эре эшмәкәр булып китүен, капитал туплавын фаш итүче фильм чыгарган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG