Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган телдә укырга ирек бирмәгән дәүләтне кем хөрмәт итсен?"


Рафаил Газизов: "Туган илеңдә туган телең өчен көрәшергә туры килә"
Рафаил Газизов: "Туган илеңдә туган телең өчен көрәшергә туры килә"

Туган телендә белем ала алмаган, сөйләшә белмәгән, имтихан бирә алмаган бала кайсы илне Ватаны дип санарга тиеш соң, ди укытучы һәм язучы Рафаил Газизов. Азатлык аның белән әңгәмә корды.

Мамадыш районы Кече Кирмән авылында 45 ел буе мәктәптә балалар укыткан, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, халыкара Һанс Христиан Андерсен исемендәге диплом иясе Рафаил Газизов белән сөйләшүебез шушы бүләк һәм балалар әдәбияты турында гына түгел, ә гомумән, туган телнең бүгенге хәле, Русия президенты Путинның милли телләр турында ясаган белдерүеннән соң татар теленә башланган басым һәм язучыларның күптән түгел аңа язган хаты турында да барды.​

– Соңгы вакытта туган тел мәсьәләсе тирәсендә бәхәсләр кыза. Татарстан язучылары Путинга хат та яздылар. Ни дә булса үзгәрер дип уйлыйсызмы?

– Ул хат минем кулга керсә, аны мин дә имзалаган булыр идем. Мине шунысы гаҗәпләндерә: Русия президенты Владимир Путин акыллы кеше бит инде югыйсә, шулай да халык өчен туган телләрнең ни кадәр әһәмиятле икәнлеген аңламый микәнни ул? Ни өчен ул шундый фикер әйтеп ычкындырды микән, мин һич аңламыйм. Ни татар халкы файдасына түгел, ни башка милләтләргә. Сайлаулар алдыннан башкачарак та сөйли иделәр. Хәзер инде анысын да уйлап тормыйлар. Авыл хуҗалыгын бетерделәр, сәнәгатьне бетерделәр, алар барысы да Русиядә таркаулыкка хезмәт итә.

Кимсетелгән, теленнән язган, әледән-әле башына сугып торылган кеше шушы Ватан өчен күкрәге белән амбразураны капларга барырмы икән?

Әгәр дә милләтләрнең туган телен син танымасаң, аңа үсәргә мөмкинлек бирмәсәң, бу гамәл инде Русияне таркатуга хезмәт итәчәк. Менә моңа иртәме-соңмы, милли телләрне үстерү буенча Русия һәм аның хуҗалары акылга килерләр дип ышанасы килә. Бу хәл бит дөнья күләмендә Русияне яманлау өчен бик шәп сәбәп булачак. Мин үзем болай булырга тиеш түгел, татар теленә, татар халкына лаек мөмкинлекләрне бирерләр дип уйлыйм. Шулай ук башка милләтләргә дә. Чөнки үзенең туган телендә белем ала алмаган сөйләшә белмәгән, имтихан бирә алмаган бала кайсы илне Ватаны дип санарга тиеш? Һәм шушы Ватан өчен күкрәге белән амбразураны капларга барырмы икән соң ул, кимсетелгән, теленнән язган, әледән-әле башына сугып торылган кеше? Менә бит ул ничек килеп чыга. Безнең Татарстан җитәкчеләре белән дә уртак тел табып, бер акыллы нәтиҗәгә килерләр дип уйлыйм. Безнең бит башка Ватан юк.

Халыкларына туган телдә дә укырга, сөйләшергә ирек бирмәгән дәүләтне кем хөрмәт итәргә тиеш?

Халыкларына туган телдә дә укырга, сөйләшергә ирек бирмәгән дәүләтне кем хөрмәт итәргә тиеш? Күп дәүләт телле илләр бар бит ул. Шул ук Швейцария, Норвегия, Финляндиядә дә әллә ничә дәүләт теле. Берничә тел белүдән кем оттыра? Бер кеше дә оттырмый, ота гына. Дөнья таныган телләр исемлегенә кергән татар телен руслар, удмуртлар, чуашлар белсә, ул бит файда гына булачак. Әгәр дә берәр урыс татар телендә эндәшсә, мин аңар җанымны ярып бирәм, минем күземнән яшьләр чыга. Оттырамыни урыс кешесе? Юк, оттырмый! Мин аңа туганым итеп карыйм. Шуны аңламыйлар! Бүгенге көндә 60 татар язучысы язган хат кулыма эләксә, мин дә кул куйган булыр идем. Хуплыйм бу гамәлне.

– Хуплыйсыз да бит, ләкин ул хатны алуга Путин акылга килеп, әй, болай икән бу дип әйтер дип уйлыйсызмы?

– Өметләнәм, чөнки уңай җавап булмаса, аның дәрәҗәсе безнең халык алдында бик төшәчәк. Әле алда сайлаулар тора. Эш анда гына да түгел. Туган тел укытылырга тиеш.

Рафаил Газизов: "Мәскәүдә дә кәләпүшемне салмадым"
Рафаил Газизов: "Мәскәүдә дә кәләпүшемне салмадым"

– Рафаил әфәнде, шушы көннәрдә Мәскәүдә зур чарада катнашып кайткансыз икән. Шул турыда да сөйләсәгез иде.

– 19-21 сентябрь Мәскәүдә балалар әдәбиятына багышланган чара узды. Без анда Роберт Миңнуллин белән бардык. Без икебез дә Һанс Христиан Андерсен исемендәге халыкара дипломга ия булган язучылар. Ничек итеп балалар әдәбиятын үстерергә, ничек итеп балаларны, әти-әниләрне, әби-бабайларны китап укырга өйрәтергә – шул турыда булды сөйләшү. Ике көнлек ул очрашуда Андерсен бүләкләренә ия язучылар һәм Русиядәге балалар китапханәләре вәкилләре катнашты. Очрашуны Мәскәүнең иң зур балалар китапханәсе һәм шул халыкара бүләкне бирүче ЮНЕСКО каршындагы балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты шурасының (IBBY) Мәскәү вәкиллеге оештырган иде.

– Татарстаннан тагы кемнәр лаек булган иде ул бүләккә? Сез аны кайчан алган идегез?

– Татарстаннан бу бүләккә лаек булган беренче язучы – Шәүкәт Галиев. Икенчесе, әйткәнемчә, Роберт Миңнуллин. Һәм өченчесе – мин. Минем китап нәрсәсе белән аерылып тора – ул татар телендә, "Бүләгем" дип атала. Ул дөньякүләм күргәзмәләрдә Кытайда, Испаниядә, Америкада, Япониядә һәм башка илләрдә катнашты. Күп телләргә тәрҗемә ителде, ләкин күргәзмәләрдә татар телендә йөри. Бик матур китап булып чыкты ул. Китап дипломны "сыйфатлы эчтәлек" дигән номинациядә алды. Аның рәссамы Казан кызы Алла Айсина иде. Шунысына сөендем, мондый бүләкне китапны чыгарган нәшриятка да бирә башладылар. Китап минем "Мәгариф" нәшриятында чыккан иде. Алар да диплом алды.

Рафаил Газизовның "Бүләгем" китабы
Рафаил Газизовның "Бүләгем" китабы

Миңа Андерсен исемендәге дипломны 2006 елда Кытайда тапшырдылар. Ул вакытта мине Кытайга оешманың Мәскәү бүлеге җитәкчесе Анжела Лебедева алып барган иде. Ул искиткеч сәяхәт булган иде. Дүрт яшьтән ятим калып, авыл кешесенең михнәтен күреп яшәгән, 45 ел гомеремне балалар укытуга багышлаган кеше буларак бу бүләкне Ходайның бер хикмәте итеп кабул иттем. Кытайда да, Мәскәүдә дә мин кәләпүшемне салмадым. Үземне татар итеп танытып лаеклы тоттым. Минем артта 10 миллионлы татар халкы бар бит! Мәскәүдәге очрашуларны бу юлы да китапханә белән берлектә ул оештырган. Милли республикалардан Роберт Миңнуллин белән без икәү генә идек. Башкортстаннан Сафуан Әлибаев белән Мостай Кәрим инде вафат. Ә менә Чуашстан язучысы Михаил Юхма килә алмады. Ул инде олы яшьтәге кеше.

– Бу халыкара бүләкнең дәрәҗәсе хакында ни әйтерсез? Күптәннән биреләме ул?

– Аның дәрәҗәсе бик югары. Ул оешма 200 илне берләштергән. Аны хәтта кечкенә Нобель бүләге дип тә йөртәләр. Ул 1956 елда ЮНЕСКО каршындагы балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты шурасы (IBBY) тарафыннан барлыкка китерелә. 1967 елдан 2 апрель көнендә тапшырыла башлый һәм ул көн Халыкара балалар әдәбияты көне дип игълан ителгән. Шушы бүләкне барлыкка китергән Йелла Лепман (Jella Lepman) "Балаларга китап бирегез, шуның белән аларга канатлар үстерерсез" дип әйткән булган.

– Мәскәүдә гыйбрәт алырлык кызыклы нәрсәләр булдымы?

Туган илеңдә туган телең өчен көрәшергә туры килә

– Мәскәүдәге Русия балалар китапханәсенә дә мин бик шаккатып кайттым. Биредә бала-чага тулган! Яланаяклы әле мәктәпкә дә йөрмәгән балалар анда үз өйләрендә йөргән кебек йөриләр. Аларга да, өлкәнрәкләргә дә укырга да, кул эшләре белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр тудырылган. Төрле күргәзмәләр, төрле түгәрәкләр эшли анда. Барысы да балалар өчен.

Шушы очрашуың икенче көнендә соңгы илле елда Андерсен бүләгенә лаек булучы язучыларның китапларыннан торган күргәзмә дә ачылды. Анда минем татар телендә "Бүләгем" дигән китабым да бар иде.

– Шулай да бу Андерсен исемендәге дипломга лаек булучыларны ничек табалар? Сезгә хәер фатиханы кем бирде?

– Язучылар берлегенә Мәскәүдән тәкъдим килә. Кемне тәкъдим итәсез дип. Аның тәртибе шулай. Ул вакытка барлык кирәкле кәгазьләрне миңа язучыларның ПЕН клубы җитәкчесе Туфан абый Миннуллин ясады. Мин аңа бик рәхмәтле.

Менә ничек бит ул! Халыкара оешмалар тарафыннан милли әдәбиятка игътибар бар, әзме-күпме булса да. Ә туган илеңдә туган телең өчен көрәшергә туры килә. Туган тел генә яшәсен инде. Язучылар булгач, укучылары да кирәк. Укучысыз язучы да булмый. Алар икесе дә булмаса, телебез дә булмый. Ләкин мин аек акыл җиңәр, андый хәл булмас дип өметләнәм.

Белешмә. Рафаил Газизов – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. 17 китап авторы. "Бөре керфекләре" дип аталган беренче китабы 1985 елда чыккан. "Кичер, кичерә алсаң", "Түбән оч малайлары", "Ак болыт", "Яшен ташы, "Ачык тәрәзәләр" һәм башка китаплар авторы. Рафаил Газизовка быел 70 яшь тулды. Шушы көннәрдә Казанда Тукай клубында аның иҗат кичәсе булачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG