Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльмир Низамов: "Һәр әсәремне татар иҗаты дип саныйм, әмма татарлар өчен генә язмыйм"


Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

Композитор Эльмир Низамов татарның заманча музыкасы белән дөнья базарына чыгу кирәк ди. Татарстанда милли оперетта, мюзикл уйнарга сәхнә булмауны фаҗига дип бәяли.

"Искиткеч кичә! Искиткеч көйләр! Бары тик татарлар гына ике сәгатькә якын вакыт эчендә Хәсрәт дивары (Стена плача, Иерусалим) янында булырга, япон аһәңе белән Битлзны ишетергә, үтерелгән 12 татар кызының тереләй яндырылу газапларын кичерергә ("Кара пулат"), улның әтисенә чиксез мәхәббәтенең шаһиты булырга мөмкинлек бирә. Композитор Эльмир Низамов белән Жижковтагы Атриум сараенда булганнан соң", дип язды журналист Рамазан Алпаут.

Прагалар Эльмир Низамов көйләрен тыңлый
Прагалар Эльмир Низамов көйләрен тыңлый

4 октябрь Эльмир әфәнде Праганың әлеге концертлар залында Чехиядә яшәүче татарларны үзенең иҗаты белән таныштырды. Бу очрашуны Tatar.cz оештырды. Очрашуга килгән татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә мондый үзгә аһәңнәрне, искиткеч музыканы тыңлаганыбыз юк иде әле дип таралышты.

2016 елда Монте-Карлоның филармония оркестры Низамовның "Күк агышы" әсәрен уйнады. Аңа кадәр, 2013 елда, шул ук әсәр белән Русия ЮНЕСКОның халыкара музыка шурасы оештырган "Замана музыкасына халыкара мөнбәр" дип аталган бәйгегә чыккан иде. Саный китсәң, Эльмирның халыкара сәхнәләрдә яңгыраган әсәрләре шактый.

Прагадагы очрашудан соң ул Сербия башкаласы Белградка юл алды. Анда заманча музыка бәйгесендә аның камера ансамбле өчен "Ай, кояш һәм хакыйкать" әсәрен уйнаячаклар.

Азатлык дистәдән артык спектакльгә көй язган, 40ка якын җыр, симфоник оркестр өчен дүрт, камера оркестры өчен дүрт әсәр авторы, "Алтын Казан" мюзиклы, "Кара пулат" опера-риваяте белән музыка сөючеләрнең күңелен яулаган композитор белән әңгәмә корды.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

– Эльмир әфәнде, сез – сәнгать әһеле, җырлар, музыкаль әсәрләр авторы. Алай да, Русиядәге милли телләр вазгыятен күзәтеп барасыңмы?

– Мин аны гомер буе күзәтәм. Рус шәһәре Сембердә (Ульяновски) туып-үсеп, рус мәктәбендә укып, Казанга килүемне татар теленә сусау белән дә бәйлим. Татар телен гаиләдә генә ишеткәнгә, ана теле мохитендә яшәү минем өчен бик мөһим иде. Мин ана телебезнең киләчәге турында уйланам. Мин гомумән телләр яратам. Ана телен генә түгел, башка телләрне дә өйрәнәм.

– Татар телен аңламаган, әмма үзен татар дип исәпләгәннәр син язган берәр көйне, татар классик әсәрен тыңласа, ул аны төбенә кадәр аңый дип уйлыйсызмы?

– Әсәрнең поэтик, шигъри ягы да булса, кеше телне белмәсә, ул аның төбенә кадәр җитә алмый. Һәр җырның һәм операның шигырендә ниндидер мәгънә ята. Телне белмәгән кеше аны тулысынча кабул итеп ала алмый дип уйлыйм мин.

Сүзсез музыка булса, мисал өчен, симфоник әсәрне алыйк, бу яктан караганда, музыка бөтен дөньяда аңлашыла торган тел. Мин шул телдә, музыка телендә сөйләшә белүемә бик шатланам һәм горурланам.

Рөстәм Яхинның романсын тыңлаган кешеләр гомумән татар телен белмәсләр, төбенә җитмәсләр дә, бөтен мәгънәсен аңлап бетерә алмасалар да, алар әсәрдә нинди хисләр барлыгын сизә. Без тел белән әйтеп бирә алмаганны музыка әйтеп бирә. Мин шулай дип уйлыйм.

– Сезнең сүзсез, мисал өчен, симфоник оркестр өчен язылган әсәрләрегезнең уңышында татар телен белүегезнең йогынтысы булдымы?

– Мин татарлыкны күрсәтәм дип махсус басым ясап эшләмим. Миннән күп вакыт татар музыкасы ни соң ул дип сорыйлар. Бер яктан, ул – милли көйләрне, милли уен коралларын куллану. Минемчә, музыкага киңрәк карарга кирәк. Аны татар язган икән, ул үзен татар дип саный икән, ул татар телен белә икән, аның иҗаты – татарның җимеше була.

Глобальләшүгә каршы көрәшү кирәкми

Сәнгатьтә чикләр юк. Без бүген бөтен дөньядагы сәнгать белән таныш. Әнә шуңа күрә, глобальләшүдән качарга, аңа каршы көрәшү кирәкми. Бу агымга уйлап кереп, анда үз урыныңны табу кирәк. Без бүген электрон музыка, джаз һәм тагын ниндидер эксперименталь алымнар кулланабыз. Аларны татар буларак иҗат итәбез икән, киң мәгънәдә аны татар музыкасы дип әйтеп була. Пентатониканы куллану да булырга мөмкин.

Минем төп максатым – дөнья белән татар дөньясы арасында күпер булу. Кайчан да булса минем әсәрләрем аша татар теле, татар музыкасы, халык җырлары белән кызыксынып китсәләр, мин бик шат булыр идем. Мин һәр әсәремне татар әсәре дип саныйм. Әмма, икенче яктан, мин музыкамны татарлар өчен генә язмыйм, бөтен дөньяга иҗат итәм. Бөтен дөньяның да татар кешесе язган музыканы аңлавын телим. Мисал өчен, мин Испаниянең күренекле композиторы әсәрен тыңлыйм. Ул әллә кайчан яшәгән һәм иҗат иткән булырга мөмкин. Шуннан Испания сәнгате, бу ил тарихы белән кызыксына башлыйм. Шул дөньяга кереп китәм. АКШ, Япония йә булмаса башка ил булсынмы, миңа ул илне белергә композитор иҗат иткән сәнгать әсәре юл ача.

– Узган ел Монте-Карлоның филармоник оркестры сезнең әсәрегезне уйнады. Оркестрдагылардан нинди сүзләр ишеттегез?

– Зур оркестрлардагы музыкантлар алар барсы да заманча музыкага шик белән, сагаеп карый. Бу бөтен илләрдә дә шулай. Бөтен Европага минем исемем танылмаган әлегә. Башта оркестрдагы бөтен музыкантлар да әһә, бу да заманча әсәр язган икән дип карады. Репетиция барганда шикләнеп кенә уйнарга алынуларын да яшермәделәр. Уйнагач исә бик зур рәхмәтләр әйттеләр. Әсәр барсын да дулкынландырды.

Тагын бер ягы, алар барсы да исемемне сораша. Эльмир Низамов – русча яңгырамый, мин үзем дә рус кешесенә ошамаган. Мин Татарстаннан татар булуымны, үз телебез барлыгын, Русиядә булса да үз республикабыз булуны әйттем.

Мин чит илләрдә булганда боларны гел әйтеп торам. Монте-Карлода концерт алдыннан очрашу булды. Анда ул гадәткә кергән. Мин үзем турында, Татарстан турында һәм әсәр турында сөйләдем.

– Берәр әсәрең уйналган вакытта, бу нинди үзгә аһәң дип сораучылар юкмы?

– Турыдан-туры сораучылар юк. Европада заманча музыка тудырганда концептуаль әйберләргә кереп китәләр, абстракт әйберләр язалар. Мин нинди генә эксперимент ясасам да, музыканың эмоциональ ягына зур игътибар бирәм. Җанга сугуын, йөрәккә үтүен үземнең татар булуым белән бәйлим. Рус, Европа композиторларында мин моны азрак сизәм. Алар күбрәк баш белән язалар дип уйлыйм. Минем музыкам ул хисләр ташкынында язылган. Кешеләр ничек бу болай дип сорыйлар. Бәлки татар булуыма күрә шулай килеп чыгадыр.

– Татар классик музыкасы нинди юнәлештә үскәндә отачак һәм дөньяга танылачак?

– Татар өчен генә түгел, опералар, җырлар, симфонияләрне бөтен дөнья халкы өчен уйлап язарга тиешбез. Без яңадан велосипед уйлап табабыз дип еш кына әйтә торган гыйбарә бар. Алай эшләү кирәкми. Бер яктан, без үз тамырларыбызны, нигезләребезне белергә, аутентик традицияләребезне саклау өчен милли ансамбльләр булдырырга тиеш.

Хип-хоп, рэп кебек жанрларга татар курае кереп китә

Бөтен дөньяга безнең татарның музыкасы булуны күрсәтергә телибез икән, бөтен дөньяда яңгырый торган музыка үрнәгендә иҗат итү, музыкага бик нечкә рәвештә үз аһәңнәребезне дә кертү кирәк.

Заманча куелыш белән дә татар тарихы турында опера язып була бит. Рок, хип-хоп, рэп кебек жанрларга, мисал өчен, татар курае кереп китә ала. Менә шундый тандем булса гына татар музыкасының киләчәге өметле.

Мин музыкамны язгач төрле милләт кешеләренә күрсәтергә тырышам. Хәзер интернет бар. Төрле фестивальләргә, бәйгеләргә тәкъдим итәм. Күпләр кызыксына. Бер яктан, ул аларга заманча таныш музыка, икенче яктан, алар рус теле белән язылмаганлыкны сизәләр. "Кара пулат" язмаларын дусларыма Америкага, Германиягә җибәрәм, алар: "Бу нинди опера? Кайсы телдә яңгырый?" дип сорыйлар. Мин аларга татар теле дип аңлатам.

"Әлиф" проекты сезнең соңгы иҗат җимешләрегезнең берсе. Аны Европада булсын, Азиядә булсын, татарлар гына түгел, ә җитди классик сәнгать белән кызыксынучылар үз итәрме?

– Үз итәр дип уйлыйм. Бер яктан, бу спектакль заманча рәвештә ясалган. Без эчтәлек һәм форма дибез. Аның формасы Европа тамашачысына бик якын. Аның эчтәлеге исә татар дөньясын белгән, татар теле турында уйлана торган кеше өчен бик кызык булыр дип уйлыйм. Бу спектакльне мин тартынып тормыйча безнең уңышыбыз дип саныйм, киләчәге зур булыр дип ышанам.

"Әлиф" – татар телен, татар рухын күрсәтүнең бер үрнәге

Татар сәнгатен дөньяга күрсәтү, таныту дип сөйләшәбез. "Әлиф" спектакле – татар телен, татар рухын күрсәтүнең бер үрнәге дип уйлыйм. Анда Тукай сүзләре яңгырый, ләкин башкача, без ул яңгырашка күнекмәгән. Без аны башта хәрефләргә бүләбез, аннан сүзләр яңгырый, аннан җыелып шигырь барлыкка килә. Минемчә, без менә мондый формалар тапсак, ул татар телен дә баетыр һәм бөтен дөньяда кызыксыну тудырыр. Бәлки ялгышабыздыр, әмма нидер эшләргә, уйлап табарга, тик тормаска кирәк. Без – татарлар, безне белмиләр дип зарланып утыру дөрес түгел. Үзебезне күрсәтмәсәк, беркем дә сине эзләп килмәс.

– "Әлиф" әсәре Мәскәү тарафыннан милли телләргә тискәре караш көчәйгән вакытта куелды.

– Эшебез февраль аенда башланды. Яз айларында мин музыка турында уйлана башладым. Июль аенда видеога яздырдык. Телләр турында бәхәс июль ахырында башланды. Безнең спектакльнең премьерасы Казанда 23 сентябрь булды. Әсәр нәкъ вакытында чыккан кебек булды. Ни өчен шулай килеп чыкканына үзем дә аптырыйм. Бәлки режиссер Туфан Имаметдинов тоемлап алгандыр.

Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсыннан күренеш. 12 октябрь 2016
Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсыннан күренеш. 12 октябрь 2016

– Мондый проектлар яшьләр арасында татар теленә мәхәббәт уята, мин – татар дип горурлану тудыра. Алар кайларда уйналырга, аларны кем багарга тиеш дип исәплисез? Татарстанның мәдәният министрлыгы мондый проектларны хуплыймы? Ярдәм кулы сузамы? "Кара пулат", "Алтын Казан" һәм консерватория яшьләре куйган башка проектлар булсын бер тапкыр уйнала да, бүтән кую мөмкинлеге булмый.

– "Әлиф" безнең иҗади берлекнең теләге белән дөнья күрде. Әлбәттә ярдәм иттеләр. Камал театры сәхнә бирде, "Калеб" оештыруда булышты. Иҗади проектларны тудыру билгеле бер тәртипкә салынган дип әйтеп булмый. Бу яктан караганда проблемнар җитәрлек.

Башкалага килеп татар телендә оперетта, мюзикл карап булмый

Бер куелган һәм тагын куелу мөмкинлеге булмаган проектлар бик күп. "Ак бүре", аннан соң Радик Сәлимовның спектакльләре һәм башкалар. Барсы да бер һәм иң күп дигәндә ике тапкыр куела да, онытыла. Бу – безнең бик зур трагедия. Бүген Казанда талантлы, сәләтле, булдыра торган яшьләр: биючеләр, җырчылар, музыкантлар барсы да бар. Авторлар да, композиторлар да бар. Без күп түгел, әмма без бар. Безнең әсәрләр нинди дә булса мәйданда, сәхнәдә барса иде. Мәйдан булу илһам тудыра. Син яңадан-яңа әсәрләр язасың.

Безнең яхшы театрлар бар, әмма Казанга алар гына җитми. Казан ул – татарның башкаласы. Башкалага килеп татар телендә оперетта, мюзикл күреп булмый. Бу минем өчен дә зур фаҗига бу. Безнең бик күп яшь җырчылар Мәскәүгә, Петербурга, чит илләргә китә. Минем күңел Казанда ни өчен аларга урын юк дип әрни.

Без "Кара пулат"ны өч ел дәвамында эшләдек. "Алтын Казан"ны сәхнәгә чыгаруга берничә ел вакыт китте. Кызганыч, берничә ел эшләгән эш бер кич кенә яши.

– Икенче ягы да бар бит. Шул ук "Кара пулат"ны, "Алтын Казан"ны, "Әлиф"не һәм башка проектларны алсак, алар заманча рух белән татар тарихын да бирә. Татар телен күтәрүгә дә өлеш кертә. Татар яшьләрендә, үсмерләрендә телгә, тарихка мәхәббәт тә уятырга мөмкин.

– Әлбәттә! Тарихны да яңадан кайтара. Сәнгать бер урында тора алмый. Бер урында торса ул үлә. Ул хәрәкәттә булырга тиеш. Китапханәләр, музейлар бар. Алар – сәнгатьнең, мәдәниятнең тарихы. Ә бүген чын сәнгать кайнарга тиеш. Үз вакытында Салих Сәйдәшләр, Нәҗип Җиһановлар, Рөстәм Яхиннар иҗат иткән. Безгә мөмкинлекләр бирелсә татар сәнгатенең югары үрнәкләре тагын да күбрәк булыр иде.

– Татар теленнән башка татар сәнгате була аламы?

– Әлбәттә юк.

– Тел вазгыяте кискенләшкәч, сезнең Фейсбуктагы язу зур бәхәсләр тудырды. Фикерегез белән килешмәүчеләр дә бар. Алар арасында сезне телне өйрәнүне гаиләгә генә әйләндереп калдырырга тели дип кабул итүчеләр дә булды.

– Мине бик үк дөрес аңлап бетермәүчеләр дә булды. Һичшиксез татар теле мәктәпләрдә укытылырга тиеш, сәясәтчеләр дә татар телен өйрәнүне саклау өчен ярдәм итәргә тиеш. Телне бөтен яклап саклау кирәк. Һәрнәрсә үзеңнән тора. Мин сәясәткә кермәгән кеше. Әмма мин дусларым белән дә татарча сөйләшә, гаиләмдә татар телендә аралаша алам. Һәм иҗатымда да татар телен күрсәтә алам.

Минемчә, бөтен әйбер дә үзеңнән башлана. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Мин рус мәктәбендә укыдым, 19 ел рус шәһәрендә яшәдем. Татар телен әти-әниемнән генә ишеттем. 1991 елдан бирле Казанда татар телен һәркем укый. Телевизорда татар теле бар, газетлар басыла, урамнарга язылган. Әмма татарлар үзләре үк үзара татарча сөйләшми.

– Хөкүмәт җыелышлары да урысча гына, татар җырчылары да сәхнә артында русча гына сөйләшә...

– Әйе, ансы да шулай.

* * * *

Эльмир Низамов 1986 елда Сембер (Ульяновски) шәһәрендә туа. 2006 елда әлеге шәһәрдә музыка көллиятенең фортепиано бүлеген, 2011 елда Казан дәүләт консерваториясенең композиторлар әзерләү факультетын (профессор А.Б. Луппов классы), 2014 елда аспирантура тәмамлый. 2012 елда Австрия башкаласы Венада урнашкан Шёнберг үзәгендә стажировка үтә. 2015 елда Эльмир Низамов, Ренат Харис либреттосына иҗат иткән "Кара Пулат" операсы өчен "Тантана" театр бүләгенә ия була.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG